Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Хакыйкый мөселманнар игътибарына!

Әгәр кеше көймәдә ишкәк белән ишеп барганда көймәсе җимерелсә, ул суга чыланмыйча ишкәк ишүен дәвам итә аламы?

Әгәр кеше күпер өстеннән барганда күпер җимерелеп төшсә, ул егылып төшмичә кала аламы?

Әгәр йортның нигезен җимереп төшерсәң, йорт җимерелмичә каламы?

Ислам диненең бинасы ГАКЫЙДА исемле нигез өстендә утыра Гакыйдә – гарәпчәдән; ышану, инану дигән төшенчәне аңлата. Ислам гакыйдасе – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә – кешелек дөньясына Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аша җиткерелгән диндәге барча катгый белдерелгән нәрсәләрне тану. Һәр мөселман моны аңларга һәм танырга тиеш. Шуның өчен, ИСЛАМ ГАКЫЙДАСЕ бернинди башка исем белән дә атала алмый, бигрәк тә ниндидер кеше исеме белән. Ислам диненең нигезе булган гакыйданең бер генә кирпече дә урыныннан күчәргә тиеш түгел.

Бүген Татарстан мөселманнарының башына “Матуруди гакыйдасе” дигән тузга язмаган секта килеп төште. Берәр бидгать гамәлдән котылырга кирәк дисәң: “Безнең ата-бабаларыбыз гомер буе шул гамәлне кылган, без дә кылабыз”, дип аяк терәп каршы торалар. Ә менә бер кайчан да бабалары да, бабаларының әллә ничә буын бабалары да ишетмәгән “Матуруди гакыйдасе” дигән нәрсәгә бер генә мөселман да, бер генә имам да каршы әйткәне юк. Чынлыкта Ислам диненең нигезен җимерергә тотындылар, нигезе җимерелгәч Ислам динебез – Ислам дине булып калмаганын чак кына уйлый белгән һәрбер кеше дә аңлый ала.

Матуруди сектасын алга сөрүчеләр: “Кешедә иман я бар, я юк. Иман ул үсми дә, кимеми дә”, дип дини гамәлләрне үтәмәүчеләрне шатландыралар. Ягъни, кешенең иманы үсмәгәч тә, кимемәгәч тә ни өчен Аллаһының фарыз гамәлләр үтәп торырга. Синең иманың бар икән: “Мин Аллаһыга ышанам”, дип әйтәсең икән, син инде җәннәт әһеле буласың. Әлмәт районының мөхтәсибе Җомга намазы уздырганда: “Иман ул шундый нәрсә, ул кешедә я бар, я юк. Иман ул керде цыкты, керде цыкты, керде цыкты йөри торган нәрсә түгел”, дип сөйләгәнен ишеткәч, егылып китә яздым. Мин әле мөфти көрсиенә утырган малай үзе генә шулай Матуруди гакыйдасе белән саташадыр, дип уйлаган идем. Ә чынлыкта дөнья малы ауларга ансат булсын өчен имам булып алучылар инде шул малайның сүзләрен халыкка җиткерә башлаганнар.

Хакыйкатьтә Аллаһы Тәгалә Коръәннең башыннан алып, азагына чаклы кешеләрне иман китерергә, аннан соң тырышлык куеп иманны үстерергә – мөэмин булырга, тора-бара Аллаһының барлык кушканнарын үтәп – тәкъвалыкка ирешергә чакыра.

Менә шушы аятьләр белән: “Хакыйкатьтә, кемнәр иман китермәделәр һәм кәфер хәлләрендә үлделәр, аларга Аллаһының, фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең барчасының да ләгънәте!”. (2. 161) “Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!” (2. 168), Аллаһы кешеләрне иман китерергә чакыра.

Менә шушындый аятьләр белән Раббыбыз иман китерүчеләрне тәкъвалыкка чакыра: “Ул тәкъвә мөэминнәр яшеренгә дә күргән кебек ышаналар. Һәм намазларын вакытында укыйлар, һәм Без биргән өлештән садакалар бирәләр”(2. 3.) “Ярдәм сорап сабырлыкка һәм намазга мөрәҗәгать итегез. Хакыйкатьтә, күпчелеккә намаз авыр бер йөктер, (Аллаһ каршында) әмма тыйнак һәм иманы көчлеләргә, кайсылары Раббылары белән очрашуга һәм Аңа хөкемгә кайтачакларына инаналар, авыр булмас” (2. 45,46.)

“Ий иман китерүчеләр Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз һәм тәкъвалыкка ирешерсез”. (2. 183.)

Ә инде Татарстан мөселманнарын Матуруди сектасына чакыручылар Аллаһының шундый йөзләгән аятьләрен инкарь итеп: “Кешедә иман я бар, я юк”, диләр. Мин шуны аңлый алмыйм, Аллаһының Китабы – Коръән аятьләрен инкаръ иткән килеш мөселман булып буламы икән?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Иманның җитмештән артык тармагы бар, иң яхшысы: “Аллаһыдан башка табыныр өчен башка иләһ юк”, дигән сүз, ә шулардан иң кечкенәсе – юлда кешеләргә комачаулаган әйберне алып ташлау, һәм оялчанлык – шулай ук иманның бер тармагы”.

Матуруди сектасындагылар Бөек Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын инкаръ итәләр.

Шулай ук Аллаһы Тәгаләнең Гареше юк дип игълан итәләр, Аллаһы беркайда да түгел, Ул ниндидер урында булудан азат, дип Коръән аятьләренә каршы киләләр. Аллаһы Тәгалә Үзенең Гареш иясе икәнен 20 тапкыр Коръәндә хәбәр бирүенә карамастан.

Алар шулай ук: “Әхәд хәдисләрне инануда дәлил итеп алырга ярамый”, дип Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтеннән дә баш тарталар.

Рәсим хәзрәт Хәбибулла.