Балны, аның тәмен белмәгән кеше юктыр дөньяда. Ә менә шуның хуш исле кәрәзеннән коелган бал балын белүчеләр сирәктер, мөгаен. Менә шул бал балы дигән искитмәле тәмле, зәһәр эчемлекнең тәмен мин кияүгә чыккач кына белдем.
Бәхетле килен мин: дүрт килендәшем бар. Җитмәсә, иң олы килен дә әле үзем. Ә олы киленне кайда да хөрмәтлиләр, яраталар, санлап, һәр эшне киңәшләшеп башкаралар...
Җәй җиттеме, бөтенебез авылга ялга кайтабыз. Бөтен “атпускы тәме” – печән, утын әзерләү, мал-туар карау, ашарга пешерү, юу-чистарту, бала-чаганы, ир-атны сыйлау, җайга салу. Кайткан чакта яшь каз сыман, канатларыңны кагына-кагына сөенеп кайтасың да, киткәндә авылның иң усал эте талаган чирле каз кебек, шәлперәеп, чайкала-чайкала, артыңа борылып кул селтәргә дә хәлең калмыйча китәсең.
Монысы кереш сүз генә инде аның...
Сүз – бал балы хакында ич! Матур җәйге көннәрнең берсен генә тасвирлап китмәкче идем...
Иртән иртүк касыгыма китереп төртүгә, сикереп торып утырдым. Каршымда басып торучы кече киленне чак танып:
– Ни булды, Гөлнур? – дидем пышылдап, идәндә аркылы-торкылы яткан балаларны уятмаска тырышып. Кичә генә сары чәченең бүген кызыл булуына исем-акылым китеп, аңа карап тора башладым. Кай арада өлгергән диген? Төнге икегә чаклы чәйнәнеп капка төбендә утырдык лабаса.
– Мин Стәрлегә киттем! Тор! Сау сыерларны! Көтү китә... – ди бу.
– Соң, ник кичтән әйтмәдең аны? Иртәрәк торган булыр идем, – дип сукрана-сукрана артыннан чыкканда, капкадан күрше Мансурларның карт сыерларының сырты гына күренеп калды.
Гөлнур, йөзенә япкан иннек-пудраларына, китеп барган көтү тузанын төшермим дипме, өске юлдан ашыга-ашыга күздән югалды.
20 минут дигәндә, мөгрәп торган Йолдыз, Абага, Каенкайны савып, сөтләрне салкын келәткә керттем дә, барлык малкайларны да абзардан чыгарып, көтү артыннан куа киттем.
Кайткач, әнкәй белән каймак аертып, ипигә баш ясап куйдык. Кереп-чыгып йөргәндә, уртанчы килен Розаның чоланнан гырлаган тавышы ишетелә генә бит! Җен ачуларым чыгып, юган чиләкләрне шалтыр-шолтыр сәкегә капладым. Уйлап бирә, хәзер... өч чиләкне тиң кырыена тезеп куеп, бәрәңге тукмагы белән хет өч сәгать төй... Борылып та ятмаячак икенче ягына, гырлавын дәвам итәчәк, билләһи!
Сәбиләсе әнкәй белән әткәй күзенә чалынмаска теләп, Сабиры белән мунчага терәлеп торган келәткә үк кереп бикләнә дә чаң какмасаң, кичкә кадәр селкенми йоклыйлар.
Ярар, инде рәхәтен күрсеннәр! Бәхетләренә каршы, әнкәй дә үзләренә бер сүз дәшми.
Балалар бер-бер артлы уяна тора: ашатам, эчертәм, юам, җыештырам. Ул арада, киерелә-киерелә, уртанчы киленнәр торып чыкты. Коймак исен сизгәннәр, күрәсең... Чәй эчкәндә әнкәй, Сәбиләгә карап:
– Балам, Сәбилә, син токмач кис инде, ашны өлгертергә кирәк, –диюгә, тегенең авызына капкан коймагы тамагына тыгылды, ютәлләп, ишек алдына ук чыгып китте. Розасы әкрен генә торды да:
– Әнкәй, мин кибеткә төшеп кайтыйм әле, анда тоз да әз калган савытта, шикәр комы да ике чәйлек кенә, – дип урыныннан торды да, чаршау артында юк булды.
– Балам, нинди ком турында сөйләде ул? Әллә мунчаның ишелгән кирпечен сылап куймакчымы? – диде әнкәй миңа карап. – Күптән әйтмәкче булып йөрим шуны. Рәхмәт төшкере! Башкарып чыгар микән берүзе генә?
Мин чоланда почмакта тезелеп басып торган бер капчык тоз белән өч капчык писүккә Розаны күмеп куясым килеп:
– Башкарырбыз, әнкәй, кайгырма, – дидем, мунча мичен дә үз өстемә алып.
Ул арада Сәбилә атылып килеп керде, чәйнәлеп бетмәгән коймагын өстәл уртасында торган каймакка манып алды да, үрдәк сыман авызын ачып, аны шунда атты. Шуннан миңа карап:
– Малай, анда, тауда бозау ычкынган, син кисә тор токмачны, мин хәзер бәйләп кенә кайтыйм инде, – диде дә, юк булды.
Иртән иртүк әткәйнең ике бозауны да урманга илтеп бәйлим, анда печән мул, дигәне искә килеп төште.
Сәбиләнең үзен тышаулап, тау башына меңгереп бәйлисем килеп, токмачка камыр ясый башладым.
Барып мунчаны сылагач, ягып җибәрдем дә каз-үрдәккә ашатырга бакча казанына бәрәңге пешерергә салдым.
Тфү!!! Сүзем бал балы турында иде бит! Һаман читләтеп йөрим сөйлисе нәрсәне...
Кичкырын, көтү кайтыр вакыт җитүгә, Стәрледән Гөлнур кайтып төште.
– Кая,.. ни... мунча әзерме? – диде дә, җавап алмас борын, ирен җитәкләп бакча юлыннан мунчага олакты.
Бер тапкыр булса да олыларга юл биреп: “Әти-әни, барыгыз башта сез керегез”, – дисә иде. Кая инде ул, бианасы турында, зур килендәшләре турында уйлау. Күрәсең, сәгать ярым буе ягып, сылап утырган макияжны бары тик беренче мунча кайнарлыгы гына юып төшерә аладыр.
Аллага шөкер, мунчасы яхшы әткәйнең. Иң соңыннан керсәк тә, чабынмыйча чыкканыбыз юк, иншалла! Бүген дә иң соңгысына – тәмлесенә барып, ашыкмый гына озаклап юындык.
Без чыкканда, инде ай калыккан, күк йөзе йолдызлар белән бизәлгән иде. Кинәт... мунчага терәлеп торган келәттән яман начар итеп сүгенгән авазлар ишетелде. Сәбилә бөтен җанлы һәм җансыз әйберләрне бер килешкә куеп тезә генә, малай. Әллә иренә, әллә үзалдына сүгенә.
– Анаңны.., бабаңны.., кашыңны.., борыныңны...
– Нәрсә ул? Кем ул? – дип туктап калды җанашым да, аптырап.
– Сәбилә бозау куа, – дидем мин, көлеп.
Болдырга барып җитмәс борын, арбага бәйләгән атны сискәндереп-сискәндәреп җибәргән гырлау тавышы ишетелде. Чоланнан килә. Тоз белән писүк ташып арган бахыр Роза. Өй кыегындагы яңгыр суы агар өчен эләктерелгән ялгашка чаклы калтырарлык итеп гырлый.
Өйгә үтүгә, өстәл артында утырган әткәй, әнкәй, бала-чага “җылы пар!” теләп чәй эчәргә кыстый башладылар. Әнкәй миңа мөлдерәп карап торды да:
– Балам, сыерлар савылмаган бит... Мә, менә, кура җиләге бутап чәй суытып куйдым үзеңә... Шуны гына эчеп сусавыңны бас та... – дип ике литрлы зур чүмечен сузды. Килендәшләремә чыккан ачуымның иге-чиге юк иде. Эндәшмәдем, түздем.
Чыгып китеп барганда, эчке яктан иң кече килендәшемнең бик тә моңлы тавыш белән:
– Кил, кил, кил, кил иркәм, кил инде, – диеп бөтен өйгә кычкырып җырлап ятканы ишетелде.
Урта ишекне ачып алгы өйгә башны тыктым. Җәелгән диванга аркылы төшеп:
– Кил, иркәм, кил инде, елмаеп көл инде... – дип үкерүен дәвам итте теге.
Килеп маңгаена табагач белән бирәсем килде кыланчыкның. Абау, ходаем! Түздем, эндәшмәдем...
Сыерларны савып, чиләкләрне умарта бакчасына кертеп утырттым да, өсләренә зур җәймә ябып, өйгә кереп киттем. Ишектән керүгә уң яктан, мич арасындагы чаршау артыннан әнкәйнең елмаеп күз кысып торуын абайладым. Минем аптырашлы карашны күрде дә, җиңнән тарта бу! Карасам... Кулында ике литрлы су чүмече.
– Мә, тәмләп карале, килен, булды микән бу нәрсә? – ди. Мин күзне акайтып торганны күргәч, үзе тәмләп карады да:
– Авызымның бер тәме юк... Теге киленнәргә тәмләргә салып биргән идем,..
җүнле-рәтле сүз дә әйтә алмадылар, өчесе тиң көчкә сөйрәлеп чыгып аудылар.
Чүмечтәге сыекчаны иренемә тидереп карадым; хуш исле балавыз тәме, мең төрле аллы-гөлле болын чәчкәләренең исе борынны ярып керде. Кәрәзнең вак чүпләрен теш арасыннан сөзеп, татлы әчкелтем-төчкелтем куе сыекчаны бер-ике йотып куйдым. Үз гомеремдә бу кадәрле тәмле нәрсә татыганым юк иде! Эссе мунчадан соң, сусаганны басу өчен, моннан да затлырак, шифалырак эчемлекнең булуы мөмкин дә түгелдер, мөгаен!
Почмакка поскан әнкәйнең бар икәнен онытып, аның кыстаганын да көтмичә “эһ” дигәнче ярты чүмечне бушаттым. Ияк буенча агып төшкән бал балы тамчыларын халат җиңенә сөрттем һәм:
– Бигрәк тәмле нәрсә икән! Зәһәр булган бу, әнкәй!!! – дидем дә, мич аралыгыннан чыгып, сәкегә барып утырдым.
Ирләр өстәл артында һаман гәп сата. Килеп утыруга ук, бөтен тән буенча искиткеч рәхәтлек тарала башлады, әйтерсең, эчтә ниндидер мамыктай йомшак, кайнар нәрсә бертуктаусыз хәрәкәтләнә. Кул-аяклар хәлсезләнде. Баш муенда тормый: салына да төшә, салына да төшә. Күземә төшкән чәчләрне җыймакчы булам, кулларым буйсынмый, икесе ике якка китә.
Җанашым миңа нидер әйтте дә кебек, ләкин аның тавышы, сүзләре төпсез коедан килгәндәй генә яңгырады...
Мин бөтен көчемне җыеп торып бастым да алдагы өйнең ишек тоткасын эзләп табып, шуңа элендем. Аяклар һич үземнеке түгел. Тезләр калтыр-колтыр килә. 97 яшьлек күрше Гарифҗан бабайныкы да ул кадәр дерелдәми торгандыр, билләһи! Күз алдымдагы ишекләрнең чамасы юк!!! Кайсыннан керергә белмим... Тотканы ычкындырмаска тырышам. Ниһаять, авыр ишекне бар көчемә үземә таба тарттым...
Берьюлы кырыклап ишек ачылды. Кайсыннан керергә??? Иң уртадагасыннан алга томырылдым... һәм үземнән ике тапкыр биек булып күренгән бусаганы атлап үтәргә тырышып азаплана башладым...
Бик күп көч сарыф ителгәч, бу каршылык та алынды. Мин алга бер адым ясадым. Артымнан авыр имән ишекнең шапылдап ябылуын ишеттем һәм яңа туган бозау сыман, идән уртасына җәелдем... Башка бернәрсә дә хәтерләмим. “Атпускы”лы җәй, авыл, бетмәс-төкәнмәс эш, мунча, бозау, сыерлар бал балына чумды һәм томан эчендә юк булды...