Төхфәт Имаметдинов, "Совет әдәбияты", 1937 елның 4 нче саны
Иптәшләр, безнең бүгенге җыелышның әһәмияте бик зур. Ләбиб Гыйльми иптәш җыелышны ачканда сезгә ВКП(б) өлкә комитеты карарын аңлатып узды. Моңа кадәр Татарстан Совет язучылары союзында җитәкчелек һич канәгатьләнерлек булмаган. Өлкә комитетының элек 1936 ел 27 нче октябрьдә чыгарылган карары эшкә ашырылмаган. Татарстан Совет язучылары союзының җитәкчесе Кави Нәҗми өлкә комитетының бу карарын үтәмәгән. Үтәмәгән генә дә түгел, хәтта бу карарны үтәүгә саботаж юлына баскан. Шунлыктан ВКП(б) өлкә комитеты Совет язучылары союзының җитәкчелеген алмаштыру мәсьәләсен куя һәм К.Нәҗмине язучылар союзы җитәкчелегеннән азат итүне кирәк таба.
...
ВКП(б) өлкә комитеты карарында “Совет әдәбияты” журналының күп кенә җитешсезлекләре әйтелгән иде. Ләкин “Совет әдәбияты” журналы бу карардан соң үзенең эшендә бер төрле дә борылыш ясамады. Матур әдәбиятта троцкий-буржуаз милләтчелекне чагылдыручыларны ачып салу, матур әдәбият өлкәсендә тәнкыйтьне көчәйтү турында бу карарда зур басым белән әйтелә. БУ тәнкыйтьне иң элек “Совет әдәбияты” журналы оештырып җибәрергә тиеш иде. Ә журнал исә карарга каршы эш итә башлый. Моны бик күп мисалларда күрергә мөмкин. Мәсәлән, бу карарга кадәр “Совет әдәбияты” журналында бик зәгыйфь һәм начар гына булса да тәнкыйть бүлеге яшәп килгән була. Ә карардан соң чыккан алты санында бер генә тәнкыйть мәкаләсе дә юк. Шулай итеп, тәнкыйть бүлеген бөтенләй бетерелгән. Бик характерлы тагын бер моментны әйтеп китәргә кирәк. “Совет әдәбияты” журналы троцкий-зиновьевчылар бандасына суд процессы уңае белән бер материал да урнаштырмый. Совет журналлары союзында да суд процессын тикшерү формаль рәвештә генә уза. Союз правлениесе, союз членнары һәм гомумән, язучылар арасында булган троцкий-зиновьевчы элементларны ачып салу бурычы куелмый. Ләбиб Гыйльминең, безнең арабызда троцкий-зиновьевчы элементлар бар, алар турында үз фикеребезне әйтергә кирәк, дигән тәкъдиме читкә куела. Бу тәкъдиме өчен аңар “склочник” дигән исем бирәләр.
....
Союзның правлениесе эшендә парадлылык, күз буяу, юк эшне бар итеп күрсәтү, эшләнмәгән эш турында рекламалар ясау кебек эшләр дә тулып ята. К.Нәҗми: “Без Ф.Сәйфи, З.Гали, Гомәр Галиләрнең һәм Ә.Айдаров, М.Крыймов кебекләрнең йөзен ачып, союз членлыгыннан чыгардык”, ди. Ләкин председатель К.Нәҗми тирәсендә эшләүчеләрнең күбесе троцкий-зиновьевчылар булуга карамастан, боларның берсе дә союз правлениесенең иницитаивасы белән фаш ителгән кешеләр түгел.
...
Бу семьячылык эшенә кергән кешеләр үзләренең театр әсәрләрен дә масса белән тикшермиләр. Ә үз квартирларында, чәй янында укып кына хәл итәләр. Моны бигрәк тә К.Тинчурин куллана. Ул бер әсәр язып бетердеме, хәзер банкет оештыра. Анда үзара ашау-эчү арасында, әсәрне куярга киңәш корыла, һәм шуннан соң, Р.Ишморат белән дә шулай туганнарча гына сөйләшеп, аны театрга куялар. Шундый сайлашу, яклашу нәтиҗәсендә театрда бозык әсәрләр дә күп куела. Шундый ук юл белән бер мәртәбә Ш.Камал квартирында да җыелып укыйлар.