Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Аллаһыга яла ягудан туктасак иде

Шейх Габдеррахман ас-Сагди әйткән: “Һәрбер кеше үзе сөйләгән сүзенең дөреслегенә дәлил китерергә тиеш. Әгәр ул дәлил китермәсә, аның нигезсез фаразлары белән аңа капма-каршы булган фаразлардан бер аермасы да булмый. Кешенең сүзен кабул итәр өчен бары тик дәлил генә нигез булып тора. (“Тайсирул-Каримир-рахман” 42).

Имам әш-Шафиги әйткән: “Дәлилсез белем алырга теләүче төннә утын җыючыга охшый, ул утын белән бергә аны чагучы еланны да ала”. (аль-Байхакъи в “аль-Мадхаль” 1/211)

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Алар әйттеләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер", – дип. Аларның бу хыяллары гына. Әйт: “Үзегезнең дәлилегезне китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз”. (2. 111)

Менә “БГ”ның 34 санында (23 август 2017) Казан шәһәренең “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт белән булган әңгәмәне укыйм, анда менә шундый юллар бар: “Күп кеше сарыкны чалдың да, бетте-китте, дип уйлый. Ләкин аның икенче өлеше: ике рөкагәть намазы бар. Бу намазны укыганда: «Рәхмәт Раббыбыз, шушы корбанны чалырга мөмкинлек бирдең, үзем дә ач түгел, башкалар белән дә ризыгым белән уртаклаша алам», – дигән сүзләр әйтергә кирәк”. Бу сүзләрне әйткәндә имам Солтан нинди дәлилгә таянуы хакында ләм-мим бер сүз әйтми. Әнә бит Аллаһы Тәгалә безгә “Үзегезнең дәлилегезне китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!” – дип боера. Димәк дәлилең юк икән, син ялганчы.

Аллаһы Тәгалә тагын бер аятьтә болай ди: “Үз авызыгыз белән ялган сөйләмәгез, дәлилсез үз белдегегез белән: “Монысы – хәрам һәм монысы – хәләл”, дип әйтмәгез! Аллаһыга яла якмагыз! Чынлыкта Аллаһыга яла ягучылар уңышка ирешә алмаслар”. (16. 116)

Карагыз җәмәгать, кадерле мөселман кардәшләрем, кеше үз белдеге белән дәлилсез сүз сөйләсә, ул – Аллаһыны ялганчыга чыгаручы була икән бит. Ә Аллаһыны ялганчылыкта гаепләп без уңышка ирешә алырбызмы? Әлбәттә юк. Мөселман кешесе кемгәдер ислам дине хакында, аның кагыйдәләре хакында сүз сөйләргә алына икән, бик игътибар белән һәрбер әйткән сүзенә Коръәннән һәм Сөннәттән дәлил китерергә тиеш. Чөнки Ислам дине ул кемнеңдер үзе фараз кылган сүзләрне сөйли һәм яза торган мәзәкләр җыентыгы түгел. Ә кешеләргә вәгазь сөйләүче имам бигрәк тә һәр сүзен үлчәп һәм дәлилләп сөйләргә бурычлы, чөнки аның вазыйфасы кешеләргә шәригатебезне дөрес итеп аңлату. Әгәр син имам буларак “Ләкин аның икенче өлеше: ике рөкагәть намазы бар”, дип әйткәнсең икән китер катгый дәлил. Ә бит бу хакта Коръәндә дә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә дә андый дәлил юк, бу кемдер тарафыннан: “Намаз укуның нинди зыяны булсын?” – дип фараз кылып уйлап чыгарган һәм динебезгә яңалык (бидгать гамәл) итеп кертеп җибәрелгән. Ислам диненә кертелгән бидгать гамәлләргә каршы беренче чиратта имамнар көрәшергә тиеш тә бит, тик киресенчә, бүген бидгать гамәлләрне кылырга имамнарыбыз чакыралар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Диндә артыклык кылмагыз, сезгә чаклы каумнәр диннәрендә артыклык кылып һәлак булдылар”, дип безне кисәтеп әйтеп калдырган югыйсә. Бу ачык итеп әйтелгән хәдисне аңлау шулчаклы кыен түгел бит инде.

“Иң яхшы сүз – Аллаһы Тәгаләнең Китабы, ә иң яхшы юл – Мөхәммәд юлы. Иң начар гамәл – яңа уйлап чыгарылган гамәл, ә һәр шундый гамәл – бидгать, ә һәр бидгать – адашу, ә һәр адашу Тәмугка илтә!” – диелә Мөслим һәм Нәсаи җыентыкларында китерелгән хәдистә. Менә шушы хәдистә дә Пәйгамбәребез безне һәрбер бидгать гамәлдән сакланырга чакыра, ягъни Тәмугка илтә торган бидгать гамәлләрдән сакланырга чакыра.

Әгәр имам Солтан әйткәнчә кеше корбан чалганнан соң кереп ике рәкагать намаз укый икән, аның шул чалган корбаны гына түгел, башка бер гамәле дә кабул булмый. Моның шулай икәнен китерелгән хәдисләрдән дә һәм Коръән аятеннән дә аңлап була. Аңлап җиткермәгән кешеләр өчен тагын бер хәдисне карап үтик әле. “Кем динебезгә яңалык кертсә, аның кылган гомрәсе дә, кылган хаҗы да, укыган намазы да, тоткан уразасы да, биргән закяте дә һәм кылган изгелекләре дә кабул булмый. Ул җәядән ук чыгып киткән кебек исламнан чыгып китә”. (Бохари)

Мөселман кардәшләребез минем хакта, имамнарны гел тәнкыйтьләп тора дип уйламасыннар иде. Мин бары тик мөселман кардәшләребезне Ислам динендә булмаган төрле Иблис гамәлләреннән сакланырга чакырасым килеп язам. Чөнки, Коръәндә булмаган, Пәйгамбәребез (с.г.в.) эшләп һәм сөйләп күрсәтмәгән һәрбер гамәл – Иблис гамәле, ул гамәл тышкы яктан ничек кенә яхшы булып күренсә дә. Иблис атабыз Адәмне дә “яхшылык телим”, дип җәннәттән чыгартты. Ә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ий Адәм балалары, Мин сезгә әйтмәдемме Шайтанга гыйбадәт кылмагыз, һәм аның сүзе белән йөрмәгез, ул сезгә ачык дошман, - дип”.(36. 60) Бу аятьтән аңлашыла ки, әгәр Шайтан яхшы гамәл кылырга кушса да, аның сүзен тыңламаска икәне.

Минем имамнарны мактап-мактап язасым килеп тора, әмма ничек итеп кешеләрне ислам диненнән чыгара торган гамәлләргә чакыручы имамнарны мактап языйм соң инде? Ә мөселман кардәшләремне шул исламнан чыгаручы бидгать гамәлләрдән сакланырга чакыруны хәтта үземнең намаз укуларымнан, ураза тотуларымнан да яхшырак гамәл итеп саныйм.

Имам Әхмәдтән сораганнар: “Синең өчен кайсысы яхшырак, кешенең намаз укуы, ураза тотуы, игтикяф кылуымы, әллә мөселманнарны бидгатьчеләрдән сакланырга чакырумы?” Ул җавап биргән: “Кайчан кеше намаз укый, ураза тота һәм игтикяф кыла – ул бу гамәлләрне үзе өчен кыла, ә инде кайчан ул мөселманнарны бидгатьчеләрдән сакланырга чакыра – ул моны мөселманнар өчен кыла, әлбәттә бу яхшырак гамәл”. (“Маджму’уль-фатауа” 28/231.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, барыгызга да тәмугка илтүче гамәлләрдән котылып, Аллаһының камил итеп төзеп биргән диненә кайтуыгызны телим, кем, кайда нинди генә бидгатьләр кылырга чакырсалар да. Барытик Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәте белән гамәл кылсак кына Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәкбез.

Рәсим хәзрәт Хәбибулла