Май аен Җиңү көненнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Безнең илдәге һәр төбәктә, һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы яралары әле һаман сызлыйдыр. Минем буын инде ул вакыйгаларга сугыш елларында үскән әби-бабайлары күзлегеннән дә карыйдыр. Әтисез үткән бала чак истәлекләре аларның картлык көннәрендә дә тормышка бер төрле үпкәләү кебек килеп чыга иде. Кайберләре бит хәбәрсез югалган әтиләрен көтеп, әле сугыштан соң да күп еллар олы юлларга чыгып һәр солдат сынында үз әтисен күрергә өметләнгән... Әмма кайтмаганнар. Бала күңеле ярасыннан тыш, ирсез калган хатыннар сагышы, һәм бигрәктә баласын югалткан әниләр кайгысы бар бит әле. Соңгы елларда сугыш кырларында ятып калган солдатлар белән беррәттән тыл халкын искә алуга да бераз игътибар бирелә. Авыл җирендә шул сугыш елларында эшләүче апаларга, үсмер балаларга багышланган һәйкәлләр күренә башлады. Бөек Ватан сугышы тарихы буенча яңа музейлар ачырга да планнар бар. Мәсәлән, пандемияга кадәр Мамадыш шәһәрендә Әнигә багышланган музей планлашт