Бүген “Хезмәт” газетасы коллективы 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен апрель аенда газетага почта бүлекчәләре аша язылган райондашларыбыз арасында бакчачылар өчен эш кораллары җыелмасы уйнатты.
Бәйгенең иганәчесе - "Новинка" кибете.
Бәйге шартлары буенча 1-30 апрель аралыгында газетабызга 6 айга язылган квитанцияләр кабул ителде. Бәйгедә барлыгы 47 абунәче катнашты. Бакчачылар өчен эш кораллары җыелмасы Нөнәгәр авылыннан Дамир Гариповка чыкты. Котлыйбыз!
Май аенда “Хезмәт” язылучыларын тагын да саллырак бүләк белән куандырачак. Бездән аерылмагыз! “Хезмәт”кә язылыгыз!
*Әлеге бәйгене «Татмедиа» АҖнең «Хезмәт» газетасы редакциясе тәкъдим итә. Үткәрү вакыты: 13.04.2022-5.05.2022 ел.
6+