Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Сокландыргыч гамәл! Эльвина гает күчтәнәче өләшкән

Гает намазы тәмамлангач әлеге бүләкләр ияләренә тапшырылган.

Эльвина Иванова.
Эльвина Иванова.

Ураза гаете көнне Түнтәр авылы кызы, нәни чактан әти-әнисез калган 10 сыйныф укучысы Эльвина Иванова иртәнге намазга килүче балалар һәм яшьләр өчен тәм-том тулы пакетлар әзерләп куандырган. Гает намазы тәмамлангач әлеге бүләкләр ияләренә тапшырылган.

Горурланабыз синең белән, Эльвина!