Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач прокуроры Айрат Низамиев Казанга китте

Юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Низамиев Айрат Шәкерҗан улы 1976 елның 14 июнендә Казанда туган. «Юриспруденция»белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Төрле елларда Әтнә районы прокуроры, Казан прокуроры ярдәмчесе, шәһәрнең Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары, Балтач районы прокуроры вазыйфаларын башкара. Бүген исә юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде.

Юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Айрат Шәкертҗанович Балтач районы прокуроры булып биш ел эшләде. Олы хезмәте өчен аңа район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды һәм яңа эш урынында зур уңышлар теләде.
Айрат Шәкертҗанович Балтач районы прокуроры булып биш ел эшләде. Олы хезмәте өчен аңа район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды һәм яңа эш урынында зур уңышлар теләде.

Низамиев Айрат Шәкерҗан улы 1976 елның 14 июнендә Казанда туган. «Юриспруденция»белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Төрле елларда Әтнә районы прокуроры, Казан прокуроры ярдәмчесе, шәһәрнең Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары, Балтач районы прокуроры вазыйфаларын башкара.

Бүген исә юстициянең өлкән киңәшчесе Айрат Низамиев Татарстан районара табигать саклау прокуроры вазыйфасына билгеләнде.