Уку алдынгыларын "Кызыл Ромашка" штабына кабул итү тантанасы булды.
1976нчы елда музей ачылганнан бирле герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, аны искә алу хөрмәтенә Карадуган авылы күренекле шәхесләр кабул итә.
Музейны оештыручы, аның беренче директоры Бакый Зыятдинов инициативасы белән башлангыч алган әлеге очрашу традицион рәвештә ел саен уздырыла. Элеккерәк елларда Муса Җәлилне якыннан күреп белгән шәхесләр, аның каләмдәшләре, туганнары килә иде, ә 1997нче елдан башлап, һәр ел саен биредә Муса Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар үткәрелә.
Бүген мәртәбәле бу чарага популяр скрипкачы, Г.Камал театры оркестры музыканты, “Җырлыйк әле!” тапшыруы хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты Динә Закирова килде.
Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләп, җырлар башкарды. Музейдагы тамашаның азагында «Кызыл ромашка» штабына мәктәпнең иң лаеклы укучыларыннан яңа әгъзалар кабул итүнең тантаналы мизгелләре булды.