“Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!”
Тукайны белмәгән, аның белән горурланмаган татар кешесе, мөгаен, юктыр. Ул татар-мөселман дөньясының иң абруйлы, иң затлы һәм кадерле шагыйрьләренең берсе буларак, мәңгегә халык күңелендә урын алды. Габдулла Тукайның тормышы, язмышы – ул һәрчак милләт язмышы булды, аның иҗаты да халык күңеленең саф рәушан көзгесе булып, яктылыкка өндәде, иң нечкә кылларын тибрәтте. Шуңа да мәшһүр шагыйрьнең бу дөньядан вакытсыз китеп баруы татар-мөселман дөньясын зур борчуга салды, милли фаҗига булып әверелде.
Тукай иҗаты белән генә түгел, үлеме белән дә үз кавеменә хезмәт итте.
Чөнки бу үлем мөселман дөньясын йокысыннан уятты, тормышның мәгънәсе, милләтнең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте. Шагыйрьнең нәкъ үзе әйткәнчә,
“Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!
Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!”
“Йөрәкләргә ут кабызган” факел
Тукай вафатыннан соң татар вакытлы матбугатында гына түгел, Россиядә чыгып килгән башка бик күп газета һәм журналларда аның рухына, истәлегенә багышланган язмалар дөнья күрде. Төрки халыкларның күбесе аны үзенең милли шагыйре санады, башка милләтләр дә аның иҗатын танып, зур бәя бирде, шагыйрь рухы алдында баш иде.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм тәрҗемәче Джей Дагыстанлы (Гаджибәйле) Габдулла Тукайны “йөрәкләргә ут кабызган факел” дип атады. Бакуда басылып килгән “Каспий” газетасында чыккан “Бер үлем тирәсендә” дигән мәкаләсендә ул, Тукай үлеменең төрки-мөселман дөньясына ничек тәэсир иткәнен тасвирлап, бу вакыйгага “мөселманнарның беренче тапкыр үз араларыннан чыккан сәнгать әһелен югалтуга шулай чиксез илтифат итүләре” дип бәя бирде. Кавказ мөселманнарының исә үзенең каһарман уллары вафатына карата шундый ук җылы, шундый ук самими мөнәсәбәт күрсәтә алмауларына аның йөрәге сыкрады.
“Без, мөселманнар, үз, милли талантыбызны шулай бәялибез икән, мәдәният баскычларына якынаябыз, дигән сүз”
“Халыкның үз кайгысын шулай тирән кабул итүе безне, мөселманнарны, күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Без, мөселманнар, үз, милли талантыбызны шулай бәялибез икән, мәдәният баскычларына якынаябыз, дигән сүз. Җәмгыять тормышына бәйле 8 еллык эшчәнлегемдә мин беренче тапкыр мөселманнарның үз араларыннан чыккан сәнгать әһелен югалтуга шулай чиксез илтифат күрсәтүләрен күзәтәм. Кавказ мөселманнарының төрле өлкәләрдә үзләренең олпат затларын югалтуларына шаһит булдым, тик аларның бу вакыйгаларга карашлары һич кенә дә бу дәрәҗәдә югары, иң мөһиме - самими булганын күрмәдем. Мондый кайгылы хәбәрләргә рәсми рәвештә, тиеш булганча мөнәсәбәтеңне белдерү бер эш, ә чын йөрәктән кайгыру, аның ни дәрәҗәдә тирәнлеген аңлау, җаның сыкрау - бу бөтенләй башка хәл. Соңгысын минем әлегәчә күргәнем юк иде”, - дип яза Джей Дагыстанлы халыкның Тукайга булган олы хөрмәтен, җылы мөнәсәбәтен күреп.
1907 елда Баку халкы күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, “Игенче” газетасын оештыручы Гасан-бек Зардабины зурлап соңгы юлга озата.
“Аны чын мәгънәсендә “зиннәтләп” күмдек. Шуның белән мәрхүмнең ядкяре алдындагы бурычыбызны үтәдек дип санадык. Тик безнең җаныбыз авыртмады. Шулай булмаса, без үзебез өчен бик күп яхшылыклар кылган мәрхүмне ничек булса да күтәрү, хәтерен саклау турында уйлар идек. Тере яңгыраш, бәя бирүләр булмады. Аның каберенә таш куярга да җәлләдек..., - дип яза бу хакта автор күңеле сызланып. - Мәрхүм шагыйрь Сабирның үлеме дә бездә әллә ни кызгану тудырмады. Ә бит ул моңа лаек иде...”
“Россия мөселманнары миллилекнең чын мәгънәсен аңлый башладылар, шуңа да аның кадерен белә башладылар”
Джей Дагыстанлы Россия мөселманнарының “туган”, “милли” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлый башлауларына, милли талантларының кадерен белә, аларны тиешенчә бәяли башлауларына чын күңеленнән шатлана.
“Зыялыларыбызның төп максаты -, ди ул, - үзләренең белемнәрен, тәҗрибәләрен, аңнарын һәм, ниһаять, зыялылыкларын халыкка кертү, аларга да үтеп керүләре өчен тырышу, шулай итеп, халыкта “үз”, “милли” дигән төшенчәне һәм аңа ышынычны арттыру, үз халкына караган һәрбер нәрсә - үткәне һәм хәзергесе белән кызыксыну тудырудан гыйбарәт”. Бу олуг бурычны тормышка ашыручыларның иң беренчеләреннән һәм иң олугларыннан берсе, ул әлбәттә, халык күңеленә туры юлны яра алган Габдулла Тукай булды:
“И фәләк! Ал җанымны, тик алма, зинһар, шанымны...”