Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Бүген ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме 🚑🩺🩻🥳👏🏼

1898 елда нәкъ менә 28 апрельдә Мәскәүдә ике полиция участогына беренче тапкыр ашыгыч ярдәм машиналары беркетелә. Ә һөнәри бәйрәм буларак аны РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2020 елда гына кабул итәләр.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куючы һәрбер хезмәткәрне һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Сәламәтлек, авыр һәм дә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телибез! 🫶🏼