Татар халкында "Күрше хакы —Аллаһ Тәгалә хакы" дигән мәкаль бар.
Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Яманлыкны, авырлыкны бөтен төштән күрсәтеп, язып торалар. Бүген языласы язмам яхшы кешеләр хакында.
Табигать уянганы, кошлар тавышы өчен генә түгел, авылга кайтыр вакыт җиткәнгә дә сагынып алам язны. Иске Рәҗәп һәм Бахтәйдә (Бахтеевка) яраткан туганнарыбыз һәм күршеләребез яши. Алар турында бер-ике сүз язу гына җитмидер, билгеле. Һәрберсе турында китап язарлык булса да, бүген максатым ул түгел. Яхшы күрше ул - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте вә бүләге! Ата-бабаларыбыз: «Иң әүвәле йорт сатып алганчы, башта күрше сатып ал», - дигән.
Рәхмәт сезгә безнең авылларда яшәүче туганнарыбыз! Рәхмәт сезгә күршеләребез! Сез — киң күңелле, якты йөзле, һәрчак ярдәм итәргә әзер кешеләр. Ни генә булса да шундый булып калыгыз!
Иң беренче Рәшит абый (мин аларга Алма абый, Алма апа диям) һәм Сария апа, Нурия апа һәм Мөнир җизниләр, Халисә апа, Дамирә апа һәм Зиятдин абыйларга рәхмәтем. Сезгә кайчан кайтып керсәң дә үз өебезгә кайткан кебек каршы аласыз, күчтәнәч төяп озатасыз. 😘
Күршеләребез Гөлнур, Минсылу, Гөлфия, Әнисә, Разыя, Мәүлия апалар һәм аларның тормыш иптәшләренә рәхмәтләр. Кайтканны белгәч үк бер-бер артлы сөт-йомырка белән кереп хәл беләләр. (Хәтта чиләге белән дә керткәннәре бар). Помидор, кабак рассадасын да, башка кирәк-яракны да тәкъдим итәләр, ватылган арба велосипедларны да ясап бирәләр. Берәр әйбер җимерелсә дә аларга йөгерәбез иң элек.
Хафият абый, Ирфания апа, Тәүхидә апалар гаиләләре белән безнең әти-әниләр белән Бахтәйнең очын гөрләтеп торалар. Сезгә дә олы рәхмәтләребез! Бал суырткач мал гошере дип беренче авыз иттерәсез. (Иии ул сап-сары яңа балның тәмнәре әле дә тел очында) Өмә белән ярдәмләшеп эшлисез. Корбан чалу, бәби чәе, башкасымы — һәрчак бергә.
Гомумән, кая изге җанлы кешеләр дип сорасалар, безнең авылларда дияр идем. Монда язмыйча калдырганмындыр бәлки кемнәрне дә. Ачуланмагыз, зинһар. Барлык туганнарым, күршеләрем, якыннарым, танышларым...Кемнәр безгә яхшылык эшләде үзләренә уйламаган җирдән кайтар Раббым, дип сезнең өчен дога кылам. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен барыгызга да, саваплар язылсын! Нинди ният белән булса, эшләгән эшләрегез үзегезгә артыгы белән әйләнеп кайтсын. Якын туганнарың, яхшы күршеләр белән гомер итү үзе бер зур бәхеттер.
Авыл турында сүз киткәч укытып, аң-белем биргән укытучыларымны искә алмыйча булмый. Аларга да мең рәхмәтләр!❤️ (мәктәп хатирәләрен бәлки аерым язгалармын әле иншаАллаһ).
Киләсе Рамазан айларын да бергәләшеп исән-имин каршы алырга насыйп булсын!😘
#татар #татары #татарча #рамазан #казан #татарский