Вакыт машинасым булса, мин 2007 елга кайтыр идем ) Яшьлек, студент чоры гына түгел, ул минем беренче мөстәкыйль сәяхәтем елы. Дусларым белән без Көньяк Украинаны йөреп чыктык - Азов диңгезе ярларына (Мелитополь белән Кирилловкага) барып кайттык, аннан Кырым тауларына җәяү походына кушылдык. Азов буе кызык. Далалар киң, диңгезе сай, калаларында халык relaxed бераз, безгә таныш булмаган хәл, рәхәтлек ) Турист группасы зур иде. Кушма группа. Русиядән без, татарстанлылар, аннары кем - Мәскәү, әлбәттә, Коми, Украинадан - Николаевтан, Камянец-Подольскийдән, Ужгородтан егетләр һәм кызлар. Инструктор - җирле Кырым егете. Инструктор таулар исемнәрен, ди, Чатырдаг, Демерджи, ди - син ул аңлатканчы алдан ук тәрҗемәсен башкаларга әйтеп бирәсең ) Яңа кедыны киеп, мин аякларымны сөялләндереп бетердем. Группаның артында бардым. Аннан җиде көннән соң, таулардан диңгезгә чыктык, диңгез ярында бер көн уздырып, үз туган шәһәрләргә таралаштык. Әйе, аннан без Бакчасарайны карарга бардык, ә соңрак Казанг