Яз. Кояш кыздыра. Тормыштан бер "дәрес" искә төште.🌞 Бишенче-алтынчы сыйныфларда татар теле укыткан һәм класс җитәкчебез булган яраткан Гөлназ апабыз җиденчегә килмәде. Бәби ялына китте. Классыбызны яшь укытучы Сария апага бирделәр. (Укытучыларга абый-апа диябез, никтер отчество белән әйтү гадәте юк бездә) Бик ияләшкән идек. Авыр булды баштарак. Безнең белән аңа да җиңел булмагандыр. "Ә Гөлназ апа алай әйтми иде!" "Без болай эшләми идек!",— дип аптыраттык. Тыңлап җиткермәүчеләр дә бар арабызда. Сария апа йомшак кеше. Түзде. Әзрәк тавыш күтәргән вакытлары булса да, кычкырып, каты бәрелеп, беребезне дә кимсетмәде. Бер-беребезгә ияләшеп җиткәндә, хәзергедәй яз җитте. Кояш кыздыра. Урамда җылы, рәхәт. Болай да бик укырга атлыгып тормыйбыз. Бөтенләй дә тәрәзәгә карап утыручылар да бар. Кошлар сайрый. Андый вакытта кемнең җөмләләрне тикшереп, сүзләрнең кайсы төркемгә кергәнен аралап торасы килә икән? Бер көнне ничек укуыбызны карарга дәрескә завуч керде.