Найти тему

түзә алмамдыр, инде, елармын...

Очраттым мин сине көзнең бер көнендә,

Көзләрем яз булып тоелды.

Бик кыю идем лә,каушадым нигәдер,

Каушадым нигәдер бу юлы.

Елмаеп карадың син миңа һәм шунда

Үзеңне күрдеңме күзләрдән?

Бик оялчан идем шул, алланды битләрем,

Син әйткән шул юк бар сүзләрдән.

Очраштык кабат без, бары тик язларда,

Тик бергә булырга язмаган.

Бик горур идем шул,үкенәм, ләкин соң,

Ник тыйдым үземне назлардан?

Мин калдым язларда, син хәзер кайларда?

Язларны җәйләргә ялгармын.

Бик сабыр булсам да, сагынган чакларда,

Түзә алмам шул инде, елармын.