Казан шәһәре, хәзерге Татарстан җирлеге үзенең тарихи юлында күп кенә атаклы кешеләрне җәлеп иткән. Европа белән Азия кисешкән урында мең еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре яшәп килгән. Бу җирлеккә Петр I, Павел I, Александр I, А.С. Пушкин һәм башкаларның аяклары баскан. Бүген Казанга килгән кунаклар, һичшиксез, Бауман урамын игътибарсыз калдырмый. Аның нәкъ уртасында шактый зур һәм матур каретаны күрергә мөмкин. Бу Екатерина II патшабикәнең Казан буйлап йөргән каретасының һәйкәле.
Сәяхәттән соң патшабикә аны Казан һәм Зөя архиепископы Вениаминга бүләк итә. 1889 елда ул үз чиратында, аны бер дә кулланмыйча, Казанның шәһәр думасы карамагына тапшыра. 1890 нчы елда реставрациядән соң, Бөтенроссия фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә (Казанда) күрсәтелә һәм соңыннан музейга тапшырыла. Әйе, Екатерина II дә Казан буйлап узды һәм татар халкы тарихында үз эзен һәм хәтирәләрен калдырды. Бүген шәһәрдә һәм музейларда аның әлеге сәяхәте белән бәйле булган урыннарны, бүләк итеп калдырган әйберләрне күрергә мөмкин.
Мәсәлән, Казан буйлап экскурсия вакытында, сезне әлбәттә Мәрҗәни мәчете һәм аның төзелеш тарихы белән таныштырырлар. Аны салу рөхсәтен, Казанга килгәч, Екатерина II биргән диячәкләр. Манарасы биеккә күтәрелә башлагач, шәһәр хакимияте, ник татарлар мәчетләрен биек итеп сала дип, патшага шикаять җиткереләр. Ул үз чиратында “Мин аларга җир билгеләдем, ә инде югарыга күтәрелергә алар үзләре мөстәкыйль, мин күкләргә хуҗа түгел һәм тыя алмыйм,” - дип җавап кайтара. Бу сүзләр Екатерина II акыл иясе һәм җор телле булганлыгын күрсәтә. Шулай ук озак еллар дәвамында Адмиралтейство бистәсендә торган “Тверь” исемле патша галерасы, шәһәрнең бизәге һәм патшабикә турында истәлеге булып тора иде. Кызганычка каршы, 1956 елда пожар вакытында тулысынча янып бетә. Екатерина II Казанга килүе һәм гомумән, аның патшалык иткән заманасы татар халкы тормышына шактый күп үзгәрешләр китерә. Без алар турында кыскача ассызыклап узарбыз.
Екатерина II нең 34 ел (1762-1796) буе Россия империясе белән идарә иткән елларны Россиянең алтын чоры дип атыйлар. Европача киң карашлы, алдынгы фикерле Екатерина II үз тормышы дәверендә “Бөек Екатерина” исеменә лаек була. Ә татар халкы, аның мөселманнар өчен эшләгән гамәлләре өчен гадичә - “әби патша” дип йөрткәннәр. Һәм әби
патша, чыннан да татар халкы тарихында аерым урын алып тора. Екатерина II нең патшалык иткән чоры татарлар өчен ниндидер дәрәҗәдә яңарыш, үзгәреш чоры итеп карала. Әлбәттә бу чорда да татар халкы өчен кара таплар юк түгел.
Екатерина II үзенең танылган Россия буйлап сәяхәтен зур реформалар алдыннан башлый. Әлеге сәяхәтнең нечкәлекләрен патшабиткә берничә ай тирәнтен уйлый. Аның төп максаты булып, үзең подданныйларына күрсәтү һәм бөек Идел елгасы тирәсендә яшәүче халыкларның яшәеше белән танышу иде. Сәяхәтнең тантаналыгы россия патшасының бөеклеген һәм шиксез дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш була. Екатерина II белән берлектә аның сөеклесе граф Г.Г. Орлов, аның абыйсы Алексей, граф Л.А. Нарышкин, графиня П.А. Брюс, С.М. Козьмин, И.П. Елагин һәм күп кенә югары дәрәҗәдәге кешеләр әлеге кампаниядә катнашалар. Барлык хезмәтчеләр белән аны 2 меңгә якын кеше озатып килә.
Казанга Әби патша 1767 елның 26 маенда Идел буйлап галерага утырып килә. Бу аның үз биләмәләренең күрү өчен Симбирскига хәтле булган сәфәренең бер өлеше. Иделнең җәелгән чагын
туры китереп чыккан дүрт зур галерадан торган патша флоты Кремль
стеналары янына ук килеп туктый. Аның килүен шәһәр пушкалары һәм чиркәүләрнең чаң тавышы каршылый. Пристаньда патшаны шәһәрнең һәм губерниянең беренче кешеләре каршы ала: губернатор һәм шәһәр коменданты А.Н. Квашнин-Самарин, Оренбург губернаторы князь Путятин, моннан тыш күп кенә морзалар, сәүдәгәрләр, хәрбиләр һәм зыялы хатын кызлар. Пристаньнан патшабикәне без югарыда әйтеп үткән каретага утыртып, Кремль эченә урнашкан Благовещенск чиркәвенә озаталар.
Император сәяхәтләрен оештыру традицияләре нигезендә губернатор А.Н. Квашнин-СамаринЕкатерина II килүенә бай хәзерлекләр башкара. Рәсем сәнгате һәм сурәтләр белән матур итеп бизәлгән ике триумфаль (тантаналы) капка эшләнелә. Берсе сәүдәгәрләр, икенчесе Казан гимназиясе директоры фон Каницев тарафыннан корыла. Патшабикәнең бару юллары, урамнары күп кенә шәһәр һәм тирә-юньдәге авыл халкы белән тулы була. Казанда Екатерина II завод хуҗасы П.Осокин йортында урнаша.
Казанның матурлыгы һәм зиннәтле каршылаулар Екатерина II гаҗәпкә калдыра. Үзенең хисләрен һәм гомумән әлеге сәяхәтнең аерым выкыйгаларын ул Н.И. Панин һәм Вольтерга язган хатларында белдерә.
Икенче көнне (27 май) Троица бәйрәме уңаеннан Екатерина II генераллар һәм морзалар белән берлектә Собор чиркәвенә юл тота. Шул ук көнне ул Казан һәм Зөянең морза вәкилләрен, казан губернаторын, генералларын һәм Адмиралтейство офицерларын кабул итә. Ахырдан алар күмәкләшеп халык күңел ача торган Арча кырына юл тоталар.
28 май көнне Екатерина II Кызлар Богородицкий монастырен күреп чыга һәм рәхмәт йөзеннән үзенең ике зур булмаган брильянт таҗын бүләк итә. Кичен ул Казан губернасы канцеляриясе түрәләре, сәүдәгәрләре, аларның хатыннары һәм кызлары белән очраша. Һәр көнне патшабикә үз өстәле алдында 30-40 кешене кабул итә торган була.
Киң белемле патшабикә Россия империясендә мәгарифне таратуны төп бурыч итеп куя. Шунлыктан аның 29 майда Казан гимназиясе вәкилләре белән очрашуы очраксыз булмый. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе буларак Екатерина тарафыннан Казан гимназиясенә аерым указ (3 сентябрь 1767) белән билгеле күләмдә акча бүлеп бирүе була.
Алдагы көннәрдә Екатерина Дрябловның постау (сукно) фабрикасында һәм Казан семинариясендә була. Моннан тыш патшабикәне махсус, Иске һәм Яңа татар бистәләрендә яшәүче халык белән таныштыралар. Татарлар аңа үз чиратында бай бүләкләр белән рәхмәт белдерәләр.
Сәяхәтнең матур мизгелләренә карамыйча, Екатерина II үзенең эшен һәм данлыклы “Наказ”ын төзүен дәвам итә. Гомумән, Казан губернасында күргән вакыйгалар һәм күренешләр, аңа ил белән идарә итү бурычларын һәм бердәм закон чыгару системасын булдыру өчен зур нигез һәм ярдәм була.
29 майның кичендә ул архиепископ Вениаминның йортында руханилар һәм дин башлыклары белән очраша. Ә инде Казан сәяхәтенең соңгы көнендә ул махсус чакырылган күренекле кешеләр белән губернаторның йортында саубуллашу кичәсен уздыра. Кичке аш матур фейерверк белән тәмамлана. 1 июньдә патшабикә үзенең сәяхәтен дәвам итә. Әйтергә кирәк, аның белән саубуллашу кичәсе, кабул итүдән бер дә ким булмый.
Казаннан киткәч, ул Болгарда туктый. Пётр I тарих өчен сакларга кушкан Болгар шәһәре биналарының җимерелгәнен күреп борчу белдерә. Бу хәлләр күбесенчә Елизвавета Петровна һәм Казан архиерие Лука Канашевич күрсәтмәләре буенча эшләнелә. Бүгенге көндә архивта Екатерина тарафыннан Казан сәяхәте тәэсирендә язылган уникаль һәм кызыклы әсәр «О болгарах и халисах» саклана. Казанда Әби патша 5 көн тора, бик ошата, аның турында Россиядә, Мәскәүдән кала, икенче урындагы кала дип әйтә.
Екатерина II хакимият итү дәверендә татар халкы өчен кайбер ирекләр һәм мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, 1773 елда дин иреген тану белән бәйле указ чыгарыла. 1784 елда махсус указ чыгарып, әби патша морзаларга 1713 елдан бирле югалтып яшәгән титулларын торгызырга рөхсәт бирә. Шул указга нигезләнеп, элеккеге морзаларның нәсел дәвамчылары – оныкларына, торыннарына документлар нигезендә исбатлый алган шарт белән ,,морза” дигән титуллары торгызыла. Моннан тыш 1788 елда Россиядә мөселманнарны берләштерүче беренче Диния нәзарәте оеша. Аның нәтиҗәсе буларак Россиядә беренче тапкыр Коръәннең гарәп телендәге нөсхәсе дөнья күрә. 1763 елда татар сәүдәгәрләре хокуклары рус сәүдәгәрләренеке белән тигезләшә. Татар һәм башка халыкларны көчләп чукындыруга юнәлтелгән “контора новокрещенных дел” (1769 ел) бетерелә.
Шулай ук, Ахун, Апанай мәдрәсәләре, Казан халык училищесы, Казан театры, дары заводы һ.б ачыла. 1781 елда Казан наместниклыгы һәм Казан гербы кертелә. Казанның регуляр планы (18 гасырда бердәнбер дөрес топографик план) шулай ук аның хакимлек иткән елларында кабул ителә.
Моннан тыш, бүгенге пандемиягә каршы чараларга кагылышы
да мөнәсәбәте бар. Үзлектән тирән белем алган, фәнни ачышлар белән
кызыксынучан патшабикә, халыкны кыра торган үтә куркыныч йогышлы кызамык чиренә каршы прививка ясауны кертә.
Ләкин Екатерина II дәверенең тискәре яклары да бар: ул Е.Пугачев восстаниясе, гади халыкның изелүе һәм татарларны диннәреннән ваз кичектерүе. Казанда хәзерге Татарстан урамы азагында ел дәвамында дар (виселица) торган. Пугачев күтәрелеше вакытында 100 дән артык татарны асып үтергәнлеге дә билгеле. Шуңа өстәп, Әби патша заманында калмыклар ярдәме белән ногайлар бетерелгән. Шулай ук аның тырышлыгы белән Кырым ханлыгы Россия составына кертелә һәм бу фактларны онытырга ярамый.
Гомумән алганда, татарлар һәм Идел буендагы башка рус булмаган милләтләрнең хәле ул патшалык иткән вакытта бераз җиңеләя. Моңа этәргеч булып, әлбәттә, аның Казанга сәяхәте тора.
"Мәгариф" журналы, 2022 №1