Башы: “Шәрык клубы халык өчен файдалы булды...”
Татар җәмгыяте ел саен Мөселман яңа елын каршы алуны тантаналы рәвештә оештырырга ярата һәм гадәттә шулай була: башта концерт яки спектакль, аннары төнге 12 дә чаң суга, ату яңгырый, иске ел – таяклы бөкре карт юкка чыга, ә аның урынына Яңа ел туа – чәчәккә күмелгән яшь кыз муллык теләп мөселман ярымае тотып чыга. Иске ел картын һәрвакыт Кариев (Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) – актер һәм режиссер, татар милли театрына нигез салучыларның берсе. – Х.З.), ә Яңа елны ул чакта – гади, ярлы гаиләдән 10-11 яшьлек Фатыйма Гомәрова башкара иде. Аның гүзәл, музыкаль һәм балаларча ягымлы көчле тавышы һәрвакыт зур уңыш казанды.
Бигрәк тә халык аның «Ана кабере өстендә» дигән җанлы картинасын ничек сурәтләгәнен ярата иде: сәхнә зиратны күз алдына китерә, ә Фатыйма, елап, татар телендә ниндидер моңсу вальс көенә җырлый (бу җыр татарча “Бәхилләшү” дип атала), өстендә күлмәк, аягында чабата булыр иде. […]
1908 елда, “Шәрык клубы”нда, мин халык скрипкачысы Мөхәммәтша белән таныштым. Аңарга ул вакытта 70 яшьләр булгандыр. Аның картайган куллары калтырый, ләкин яшь чагында ул үзенең җырларын яхшы башкарганы күренеп тора. Мөхәммәтша: «бу дөньяда озак яшәргә калмады инде, шуңа күрә Ураза аенда скрипканы кулга алуны гөнаһ дип саныйм” дигән иде.
Клубта минем икенче танышуым күренекле татар шагыйре Тукаев (Габдулла Тукай – татар халык шагыйре һәм прозаик, әдәби тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче. – Б.Х.) белән булды. Ул миңа Төркиядә рус телендә басыла торган журналдан кайбер нәрсәләрне укып күрсәтте.
Тукаев “Төркиядә халык музыкасы бөтенләй юкка чыгып бара, Европа юлыннан баралар” дип сөйләде. Тукаев матур шигырьләр һәм проза әсәрләре язды. Татарлар аны Пушкин белән чагыштыралар, озакламый ул чахоткадан үлде. Мөселман кануннарына каршы булуга да карамастан, кадерле шагыйрьгә күпләгән веноклар тоткан кешеләр, җирләү процессы вакытында акрын гына атладылар. [...]
Бер, Оренбург бае Хөсәенов, (Əхмəт Гали улы Хөсəен улы – татар миллионеры һәм эре меценат. – Х.З.) “Шәрык клубы” өчен үз хисабына яңа пианино сатып алды. Әмма озак файдаланырга насыйп булмады. Клуб акча ярдәменә мохтаҗ булып, ниһаять, бөтенләй таркалды. Ә “Сәйяр” труппасы әле “Сәүдәгәрләр клубы”нда”, әле “Хөкүмәт һәм җәмәгать учреждениеләре хезмәткәрләре клубы”нда уйный башлады. “Шәрык клубы”ның яшәвенең иң соңгы чорында бөтенләй диярлек концертлар булмады, спектакльләр генә була иде. […]..
1912 яки 1913 елның кышында (төгәл хәтерләмим) “Шәрык клубы” беренче тапкыр татар балалары өчен кичә оештырды. Биюләр, уеннар белән беррәртән, Фәттах Латыйпов (Латыпов Фаттах Маннаф улы – актер, татар профессиональ җырчыларының беренчеләреннән берсе (лирик тенор), музыкаль әсәрләр авторы. – Х.З.) һәм минем катнашында концерт бүлеге дә булды. Күңелне нечкәртерлек могҗиза килеп чыкты: берничә йөз ата һәм ана балалары, күбрәк кечкенәләр, үз туган телләрендәге музыканы шатлыклы балалар тавышлары белән көчле алкышларга күмделәр. Балалар хор белән җырладылар һәм шигырьләрен укыдылар. Ә тәнәфестә балаларга уенчыклар һәм татлы әйберләр өләштеләр. Биючеләргә тынлы оркестр уйнады, чөнки кыллының тавышы сүрән яңгырый. […]
Татар үз талантларын бик ярата һәм алар белән горурлана. Тукай һәм Рәмиевнең шагыйрьләрен алар рус һәм чит ил классик шагыйрьләре белән чагыштыралар. Тукай үлеменә Яруллин (Заһидулла Яруллин – пианист-ансамблист, композитор. – Х.З.), кемнеңдер сүзләренә «Тукай» маршын язды. Ул бик тиз арада таралды, татарлар арасында популярлашты. Халык оркестрын оештыручы Галиәкбәровның юбилей кичәсен тамашачы «Шәрык клубы”нда оештырды: адрес папкасы тапшырылды һәм конвертка салып акча бирелде. Бу кичтә Галиәкбәров солистларга һәм аккомпаниаторга икешәр сум, ә оркестрантларга берәр сум акча өстәгән иде. […]
Җәй көне спектакльләр һәм концертлар еш кына җәйге бакча биналарында куелды. Баштарак, «Шәрык клубы» уңайлы, гаиләдәгечә җылы һәм татар халкының гореф-гадәтләрен искә алып эш итә дигән тәэсир калдырган иде. Җәмгыять үз эшенә бик гади карады: артистларны концертларда катнашырга чакырганда, ул ризамы, юкмы икәнлекләре белән исәпләшмәде, бәлки афишада исемнәрне турыдан-туры бастырып, соңгы моментта гына катнаша торган кеше үзенең чыгыш ясарга туры киләчәген белде.
Соңыннан клуб коры рәсми характер алды: Гәлиәкбәровның халык кыллы оркестры Европа репертуары салонындагы хәрби тынлы оркестр белән алыштырылды һәм спектакльләр генә куелды, ә концертлар клубта азрак була башлады. Аның каравы шәхси концертлар туктап тормады. Беренче оркестрны оештыручы Галиәкбәров үзе дә тиздән вафат булды”.