Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Балтач мәктәбендә сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен төп сынау – бердәм дәүләт имтиханнары җитә. Имтиханнар инде борын төбендә, уку тәмамланырга ике ай вакыт калып бара.

Имтиханга кергәнче укучылар тикшерү уза
Имтиханга кергәнче укучылар тикшерү уза

Бүген 11 сыйныф укучылары Балтач мәктәбе базасында сынау рәвешендә тарих, физика, биология фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра.

Имтихан башланыр алдыннан
Имтихан башланыр алдыннан

Әлеге мөһим чарага район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та килде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов

Сынау рәвешендә үтүче имтиханнарга әти-әниләр дә килгән иде. Алар да укучылар кебек үк кабинетларга кергәнче тикшерү узды.

Әниләр дә сынау узды.
Әниләр дә сынау узды.