Плазма өчен кан тапшырырга теләгән һәркем башта медиөина тикшерүе уза. Аның кан басымын, тән температурасын үлчиләр. Кан анализын тикшерәләр. Һәм табиб донор булырга ярыймы ярамыймы икәнлеген әйтә. Алмаз Галәтдинов 18 нче тапкыр кан тапшыра. Беренчесен училищеда укыган вакытта ук биргән. Шуннан бирле ул даими донор. Алмаз ГАЛӘТДИНОВ полиция майоры Эштә генә түгел, эштән кала тормышта да кешеләргә булышам. Теләп килдем. Плазмага кан тапшыру 40 минуттан алып бер сәгатькә кадәр сузыла. Донорның кан составы кабат тулылансын өчен исә бер тәүлек вакыт кирәк. Росгвардиянең 12 хезмәткәре 10 литр кан плазмасы тапшырды. Ул үзебездә кан препаратлары җитештерү өчен кулланылачак. Алар бөер һәм бавыр, яман шеш авыруларын дәвалау өчен мөһим. Кан плазмасыннан шулай ук коронавирусны авыр кичерүчеләрне дәвалаганда файдаланалар. Рафил НӘБИУЛЛИН Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Хезмәт бурычы гына түгел, гражданлык бурычы да бар бит. Авыруларга ярдәм итәргә кирәк. Без башка хезмә