Зур Лызиның беренче өлеше табигатьнең гаять тә уңайлы урынына урнашкан, авылга якын гына елга ага, каршы якта таулар, тауларда агачлар (еракта булсалар да искиткеч пейзаж биредә) Кечкенә авыл зур авылга терәлеп үк диярлек урнашка, Кече Лызи урта мәктәбе ерак түгел, ерак булмаса да балаларны бирегә мәктәп автобусы йөртә. Авылда 7 яшькә кадәрге 23 бала, унсигеp яшькәчә 43 бала бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулай ук Кече Лызи балалар бакчасына йөри. Иң мөһиме, авылда сыер фермасы бар, бозаулар да үрчетәләр, атлар да тоталар – авыл кешесенә эш бар. Ферма төзек, чиста, өченче ел капка эшләп куйсалар, күптән түгел атларга янкорма салганнар. Без килгән көнне малларны иртәнге якта ашатып-тәрбияләп, терлекчеләр берәм-берәм фермадан чыкты. И ашыгалар инде өйләренә, чөнки анда да аларны маллары көтә, нәкъ менә “Сорнай” җәмгыятендә эшләүчеләр, 3-4 сыер асрый, сөтне “Ак алтын” сөт пунктына тапшыралар, акчаны чагыштырмача әйбәт түли, диләр. Илнар Васильев, Владимир Евремов, Евгений Плотников, Иван