Кайнап та карады бу арада республикабызда көрәш дөньясы
Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә, Яр Чаллы шәһәрендә исә мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы Кубогына көрәш ярышлары булып узды. Иң куанычлысы, Түбән Камада узган турнирда 130 килограмм үлчәү авырлыгында Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллинга бәхет елмайды. Ул бу дәрәҗәле турнирда икенче булды. Яр Чаллыда узган ярышлар да безнең өчен эзсез калмады. Бу ярышларның бер мөһим ягы бар, ярышлар алдыннан көрәшчеләребез намаз тәртипләрен белү буенча махсус тест тапшыралар, шуннан соң гына келәмгә керү хокукы алалар. 105 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышып, Яңгулдан спорт остасы Ранил Сафиуллин - икенче, Бөрбаштан Усман Аймасов өченче призлы урыннарны яуладылар. Булдырдыгыз, егетләр! Афәрин!