Найти тему
Альфира Гайфутдинова

КЕМ УЙЛАГАН...

Ишеп-ишеп ява ябалак кар,

Күк мендәрнең җебе сүтелгән.

Яздан-җәйгә,җәйдән кышка хәтле

Нинди озын юллар үтелгән.

Үртәгәндәй йөри буран, уйнап,,

Ара-тирә куя сызгырып.

Сагынам мин кышын пар атларның

Йөргәннәрен карны туздырып.

Хәзер инде капка төпләрендә

Җигүле ат көтми хуҗасын .

Кем уйлаган агач чаналарның

Истәлеккә генә каласын.

Кем уйлаган, сизми калырбыз, дип,

Гомерләрнең җилдәй узганын.

Уйнагандай ява ябалак кар,

Каплап озын юллар тузанын.

Альфира.