Найти в Дзене
Балтаси - Хезмэт

Әлфинә - Балтачыбызның асылташы

Казанда 9-11 сыйныфларда укучы татар кызлары арасында «Асылташ» бәйгесе узды.

Әлфинә Вафина.
Әлфинә Вафина.

Укучы кызлар арасында узучы әлеге чарада райондашыбыз, Балтач гимназиясе укучысы Әлфинә  Вафина да катнашты.

«Асылташ» бәйгесенең төп оештыручысы — Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернаты. Беренче мәртәбә әлеге күркәм бәйге 2019 елда үткәрелгән булган.– Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул җыр-биюгә һәм шоу күрсәтүгә корылмаган. Аның асылы — булачак зыялы хатын-кызларыбызны барлау, – ди чараны оештыручылар.

Быелгы бәйгедә Балтач кызы Әлфинәнең катнашуы аеруча куанычлы булды. Талантлы кыз катнашып кына калмады, икенче призлы урын да яулады. Афәрин, Әлфинә! Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын сиңа Балтачыбызның асылташы!