Габдулла Тукай иҗаты, аның шәхес һәм язучы буларак формалашуы, аның милли герой феномены дәрәҗәсенә җитүен анализлау әдәби һәм мәдәни тарихыбызда зур урын алып тора. Бу юнәлештәге эзләнүләрнең шактый өлеше аның татар әдәбиятына, мохитенә тәэсирен тарихи яссылыкта күзәтү тәшкил итә. Әлеге юнәлештә үзенчәлекле күренеш буларак язучы Шәриф Камал һәм Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗатын яшәшә куеп фикерләү кызыклы.
Габдулла Тукай белән Шәриф Камал гадәттә татар әдәбияты тарихында төрле дәверләрдә төрлечә бәяләп, икесен ике яссылыкта, кайбер фикерләр буенча хәтта капма-каршы куеп, кайсыдыр чорларда бер фронтта итеп тә каралды.
«Габдулла Тукай – поэзиядә, Галиәсгар Камал – драматургиядә һәм Шәриф Камал – прозада иҗат иткән әсәрләр Октябрьга чаклы булган татар классик әдәбиятының төп фондын тәшкил итәләр...» – дип язган Муса Җәлил [1:209]
Бу фикерне ул 1940 елда, Шәриф Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегенә утыз ел тулу уңае белән уздырылган юбилейда докладында әйтә.
Габдулла Тукай белән Шәриф Камал — замандашлар. Шәриф Камал 1884 елда элекке Пенза губернасы Инсар өязе Пешлә авылында туган. 1910 елга кадәр ул Рәсәйнең төрле төбәкләрендә: Донбас, Каспий буе, Петербург шәһәрләрендә була; Төркиядә, Мисырда белем алырга омтылып карый. Ниһаять Оренбургка килеп урнаша. Бу елларда Тукай Уральскида.
«Тукайның шигъри өрендесе 1905 нче елгы революциянең җанландыргыч бәрәкәтле җирлегендә борынлап чыга; һәм шушы җирлектә үсеп чәчәк ата, /гүзәл җимешләр бирә/. Беренче революциянең күтәренке һәм басынкы чорлары хезмәт массасының психикасына йогынты ясаган шикелле шагыйрьнең иҗатында да алар ачык чагыла», - дип яза Ш. Камал [5:1]
Аның үзенең беренче иҗади адымнарын да шул ук фикерләр белән бәяли алабыз. «Ш. Камал 1905 елгы революция чорында үз урынын татар милләтенә хезмәт итүдә дип таба. Инкыйлаби вакыйгаларны Петербургта татар мәдрәсәсендә мөгаллим булып каршылап, ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен – мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә» – диелгән әдәбият галиме Ә.Закирҗановның «Шәриф Камал – драматург» мәкаләсендә. [2:1]
Чыннан да Ш.Кмалның басылып чыкккан беренче шигырләрендә шундый юллар бар:
«Башка милләтләрнең хәленә бакың , бер дөшенең,
Нә өчен анларның hәp эше гаҗәбә бик алда?
Анлар да безем кеби мәгьрифәтсез мәгърурмидер?
Чара юктыр без дә адәмнәр кеби истәсәк шан (тырышсак).
Кыям!.. иштә, беренче чара – кыям! Кыям! Кыям!» [4:13]
Илдә барган үзгәрешләр язучыларны иҗатка рухландыра. Бу дәвердәге әсәрләрендә аларның уртак темаларны яктыртуы да билгеле. Ш.Камалның 1910 елда «Вакыт» газетасының 19 октябрь санында басылган «Депутат» хикәясе Габдулла Тукайның шигырьләрендә дә берничә кабатланган теманы яктырта. Шулай ук муллар, дин әһеллләре темасы да әсәрләрендә кабатлана. Гомумән алганда, алар әлбәттә замананың кискен темаларын күреп, әдәби формада чагылдырырга омтылганнар.
«Г. Тукай киң алымлы шагыйрь иде. Ул сыйнфый җәмгыятьнең чиксез күп әшәкелекләренә каршы үзенең ялкынлы иҗат көче белән һөҗүмнәр ясады... моны үзенең талантлы сатира-юмор кораллары көче белән үтәде», — дип язган Шәриф Камал. [5:1]
Юмор һәм сатира жанры Ш. Камалның үз иҗатында да шактый урын ала. 1910-1917 елларда басылган әсәрләренең күбесе фельетон форматында язылган, һәм әйтергә кирәк Ш. Камал иҗатына игътибарны арттырган.
«Ш. Камалның сатирасы гаять үткен, төз, образлы ышандыру көченә ия», - дип билгеләп үтә М. Җәлил. [1:210]
Әйтергә кирәк, Шәриф Камал белән Тукай шәхси очрашкан, аралашкан дигән фактлар юк. Әмма бу алар бер-берсен бөтенләй белмәгән дип әйтергә дә нигез түгел. Алар әлбәттә бер-берсенең иҗатлары белән танышып бара. Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәренең сюжет кысаларында хәтта Габдулла Тукайның иҗатына кызыклы сылтама да кулланылган. Әсәрнең бу өзеген тулысы белән китерәбез:
«Габделхак. Бер шигырь язарга уйлап утырам.
Җәлал. Нәрсә турында?
Габделхак. Үземнең газап һәм шатлык катыш иң нечкә тойгыларымны ачып салырга уйлыйм.
Җәлал. Тукай төсле итепме?
Габделхак. Шулайрак ният.
Җәлал. Тукайның энҗе шикелле тезелгән матур шигырьләре белән беррәттән куярлык шигырь яза алсаң, шәп булыр иде булуын. Ләкин булдыра алырсыңмы икән?» [6:418]
Габдулла Тукайның иҗатына бәя буларак Ш. Камалның түбәндәге фикерләрен дә китерү кирәктер: «Г.Тукай үзенең тормыш юлында хезмәт халкыннан аз гына да аерылмады. Аның белән бергә яшәде, бергә эшләде. Үзенең иҗатында хезмәт халкының теләген, өмет һәм омтылышларын, кайгы һәм шатлыкларын үтә сизгерлек һәм самимилык белән җырлады. Шуның белән бергә халыкның үз тарафыннан гасырлар буена иҗат ителгән әдәби байлыкларга ул бик зур әһәмият биреп аның теленнән, аның сәнгатеннән үзенә бик күп ярдәм алды. Шуңа күрә татар хезмәт массасы Тукайны яратып укый, яратып җырлыйлар. Халыкның үз шагыйре ул». [5:1] Бу фикерләрне Габдулла Тукай иҗатына карата татар әдәбиятчылары 1930 елларда нигезли башлыйлар. Шул нисбәтттән Ш. Камал язган әлеге фикерләр Тукайның тарихи урынын табуда билгеле бер роль уйнагандыр дип ышанасы килә. Ш. Камалның Татарстан Республикасы Милли музеенда сакланган кулъязмалары арасында «Халыкның самими җырчысы» дигән язмасы саклана. Кулдан латин хәрефләре белән язылган бер биттән артык текст. Кызганыч, язылган вакыты күрсәтелмәгән.
Әдипнең иҗатына бәя бирү буенча Д.Ф. Заһидуллина Ш. Камалның иҗатына багышланган мәкаләсендә «Ш. Камал татар әдәбиятына яңа темалар, милли мәдәният моңа кадәр игътибар итмәгән катлаулар тормышын алып килә. Кеше концепциясе ягыннан иң авыр сынауны кичү мәлендә сурәтләнгән геройлар шәхес күңеленең чиктән тыш матурлыгын яки түбәнлеген тасвирлап сискәнергә мәҗбүр итә... Шушы сынау язучыга кеше җанының, аңының, күңеленең чиктән тыш тирән, фаҗигаләргә дә, матурлыкка да сизгер, нәзберек, бай булуын тасвирлау мөмкинлеге бирә», — ди яза [3:96]. Шәриф Камал үзе исә Габдулла Тукай иҗатына багышланган мәкаләсендә бу теманы үзгәчә тасвирлап күрсәтә: «Нурлы кояш елысында күпереп үсеп барган алсу чәчәкләр вакытлыча караңгы болытлар, бозлы давыллар тәэсирендә калып беркадәр мулган, иелгән хәлдә күренәләр. Ләкин алар шиңмиләр, яңадан кояш җылысын сизеп ачыла, гүзәл җимешләр бирәләр» [5:2]. Һәм ниһаять мәкалә: «Бүгенге көн без кадерле шагыйребезне самими хөрмәт белән искә төшерәбез», – дип тәмамлана [5:2].
Тәнкыйть һәм бәя бирү мәсьәләләрендә бик сак булган Ш. Камалның Г. Тукай иҗаты хакында язып калдырган бу фикерләре әлбәттә тикшеренүче галимнәргә кызыклы яңа мәгълүмат булыр дип уйлыйбыз.
Гөлназ Җиһангирова
Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре
Әдәбият исемлеге
1. Җәлил М. Әсәрләр дүрт томда. IV том. – Казан. Татар. кит. нәшрияты 1976 – 209 -223 бб.
2. Закирҗанов Ә Шәриф Камал – драматург.– Казан. 2004 // http://gabdullatukay.ru/.
3. Заһидуллина Д. Кеше кичерешләренең рәссамы: [күренекле язучы Ш. Камалның тууына 130 ел]// Безнең Мирас. – 2014. – № 12. – 96 – 105 бб.
4. Камал Ш. Садә - “Нур” газетасы нәшрияты.. С-Петербург. 1906 -13 б.
5. Камал Ш.. Халыкның самими җырчысы. -ТР ММ фонды 2856 с.б.
6. Камал Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хатер”нәшрияты, 2006.– 418 б.