Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бәраәт кичәсе үткәрү дөресме? Ризаэддин Фәхреддин аңлатмасы

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН «Җәвәмигуль-кәлим шәрхе» 285 хәдис

“Сүзнең кыскасы шул: хосусый сурәттә бер гыйбадәт рәвеше ясар өчен шуның үзе хакында шәргый бер дәлил булу ләзем. Гыйбадәт вә гамәлләрнең исем вә саннары, рәвеш вә хәлләре һәрберсе гыйбадәткә бәйле эшләр булып, Аллаһ тарафыннан боерылган вә гамәлдә күрсәтелгән булырга тиешле. Гомуми дәлилләргә бина кылып, бәндәләр тарафыннан хосусый бер гамәл уйлап чыгару дөрес эш түгел. Шуңа күрә намаз уку хакындагы гомуми дәлилләргә нигезләнеп, рәгаиб, бәраәт, кадер вә һәвел кебек намазлар уйлап чыгаруны, шулай ук садака, кунак итү, зекер вә Коръән уку хакындагы гомуми дәлилләргә таянып, кабер (гүр) садакасын, мәет дәфен ителүнең беренче, өченче вә җиденче, кырыгынчы вә ел тулу көннәренә хаслап мәҗлесләр үткәрүне, мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр, махсус көннәрдә вә махсус рәвешләрдә җыелышып мәгълүм саннар белән Коръән чыгуларнышәргый гыйбадәтләрдән санарга мөмкин түгел. Рәсүлүллаһтан риваять ителмәгән нәрсә гыйбадәт булмас. Бу рәвештә гыйбадәт вә гамәлләрне уйлап чыгаруның мәгънәсе, "Безнең динебез Рәсүлүллаһтан камил булмый калды, кимчелекле иде, инде без үзебез тулмый калган урыннарны тутырып камилләдек, хәзер инде яхшы бер дин булды", дигән сүз була. Аллам сакласын, бу сүзләр бик зур ялган.

Рәсүлүллаһ хәзрәтләре өммәтен бидгать эшләрдән (бидгать игътикад вә бидгать гамәлләрдән) кисәтеп: "Һәрбер бидгать – адашу", – диде, хәлифәләренә сахабәләргә иярү белән васыятьләр кылды. Бу эшләр һәркемгә мәгълүм. Коръән вә хәдисләрдә булмаган вә "тугры" сыйфаты белән йөртелә торган хөрмәтле хәлифәләреннән риваять кылынмаган, Ислам хафизларының җыентыкларында риваять ителмәгән гамәл вә гыйбадәтләрдән, мәзһәб вә гакыйдәләрдән бәрәкәт вә хәерле бер нәтиҗә көтү сөрелмәгән вә орлык чәчелмәгән җирдән ашлык өмет итеп тору кебек буш хыял вә файдасыз эштер.