Исеме: Миннегалиева Сөмбел Нурсил кызы Туган көне: 10.11.2003 Туган җире: Кукмара районы, Югары Арбаш авылы “Бертуган апам журналист, әмма мин бөтенләй башка юл сайладым: быел унберенчене тәмамладым һәм медицина көллиятенә керергә җыенам” , - дипшаккаттырды безне арм-спорт белән шөгыльләнүчеСөмбел. Кызны кул көрәше 2019 елның июль аендакызыксындыра башлый, хәтта төгәл көнен дә хәтерли язмабыз герое – 29ы! “Безнең гаиләдә апам, әти-әнием, әби-бабам, ягъни һәрберебез музыка белән кызыксына, бик матур итеп җырлый. Үзем дә берникадәр җыр-моң белән шөгыльләндем. Тик сәнгать өлкәсенә кызыксынуым озакка бармады, спортны сайларга булдым! Башта бокска бармакчыидем, әмма тормыш үзе хәл итте дә куйды! Әтием белән Җөридә узган Питрау бәйрәмендәГабдрахманова Рүзия Мансур кызының кулкөрәштерүен күреп, бик гаҗәпләндем, шунда ук аның белән таныштым һәм тренировкаларга йөрергә рөхсәт алдым”,- дип сөйли Сөмбел арм-спорт белән кызыксына башлавы хакында. Бүгенге көндә язмабыз герое кул көрәше белән профе
Миннегалиева Сөмбел: “Һәр кыз бала көчле булырга тиеш, үз-үзен яклау өчен, мәсәлән!”
17 марта 202217 мар 2022
11
3 мин