Исеме: Хафизова Талия Азат кызы (Талия Хафиз) Туган көне: 14.11.1998 Туган урыны: Казан Тәмамлаган: Англиядә урнашкан Дарем Университетының музыка юнәлешен (магистр) Инстаграм: @taliyahafiz “Иҗат минем өчен ул – тормыш! Шулай ук һәрберебез өчен рухи азык, арт-терапия, медитация, дип тә өстәр идем. Иҗат дөньясында кайнарга сәләт, мөмкинлек биргәне өчен һәм үз эшләремә карата кайтавазлар алуыма Аллаһка мең рәхмәтлемен! Чөнки мактау сүзләреннән соң тагын да канатланасың! Кыскасы, ИҖАТ ул минем өчен И-хлас ҖА-нның Т-еле!” , - ди Англия композиторы, Казан кызы Талия Хафиз. 6 яшьтә туган мәхәббәт... Кечкенә вакытта актриса һөнәрен үзләштерергә хыялландым, аннары язучы булырга карар кылдым... Тик үсә төшкәч музыка ярдәмендә һәркеше белән сөйләшеп, аралашып булуына төшендем. Мәсәлән, китапны аңлар өчен тәрҗемә итәргә кирәк, ә музыка универсаль тел, биредә тәрҗемә кирәкми! Профессиональ рәвештә җыр-моң белән шөгыльләнә башлангач, музыканың төрле халыкларны берләштерүче мәдәни дипломатия икәне
Талия Хафиз: “Иң мөһиме – хәзер син кайда, шунда гармония табарга!”
17 марта 202217 мар 2022
12
4 мин