Найти тему
Татарский Мир

Алтын Урда чоры ханбикәләре: Тулбай язмышы

Акыллы хатын – хәзинә (Татар мәкаләсе)

Рәссам Рэмзи Ташкыран, https://ok.ru/muratyldrum/topic/68840232744365
Рәссам Рэмзи Ташкыран, https://ok.ru/muratyldrum/topic/68840232744365

Алтын Урда чорында хатын-кызларны хөрмәт иткәннәр, бу турында куп кенә гарәп-фарсы, латин чыганаклар сөйлиләр. Мәсәлән, Алтын-Урдада хатын-кызларның тормышы турында күренекле сәяхәтче Ибн Баттута язган. Ул XIV гасыр башында Алтын Урда белән идарә иткән Үзбәк хан ставкасына килә һәм андагы тормыш турында якыннан таныша. Хатын-кызларның ирекле булуы, битләрен капламауларын, матур киенә белүен ассызыклый ул. Шулай ук Ибн Баттута Узбәк ханның хатыннарында һәм кызы йортында кунак булуы турында сөйли һәм аларга хан һәм әмирләр тарафыннан ихтирам күрсәтүен яза.

Башка гарәп чыганакларда да хатын-кызларның олы дәрәҗәләре булуы турында язалар. Мәсәлән ал-Умари:

“алардагы хатын-кызлары ирләр белән беррәттән идарә итәләр, хатын-кызларның сәясәттә роле бик зур”.

Хан һәм ханбикә тәхеттә, "Джами ат-таварих", https://1.bp.blogspot.com/
Хан һәм ханбикә тәхеттә, "Джами ат-таварих", https://1.bp.blogspot.com/

Шәрык дәүләтләрендә аны бик яхшы аңлаганнар, шуңа күрә бүләкләр җибәргәндә, сарайдагы хатын-кызларга махсус бүләкләр дә әзерләнә.

Шулай ук Алтын Урда хатын-кызлары үзләренең юмартлыгы белән, дингә хөрмәт белән аерылып тордылар. Бәркә хан хатыны Дҗидҗек хатун, Хорезм эмире хатыны Турабек хатун мәчетләр, мәдрәсәләр төзәтергә ярдәм иткәннәр.

Шуңа күрә Алтын Урда кызларын кияүгә алырга да теләгәннәр, династия никахларын оештырганнар. Алтын Урда тарихында берничә династия никах белән бәйләнә. Алар арасында иң тантаналысы һәм серлесе мәмлүкләр солтаны ән-Насыйр һәм Алтын Урда кенәзе кызы Тулбай никахы була.

Мисыр мәмлүкләре белән Алтын Урда арасында дипломатик никахлар

Мисыр мәмлүкләре белән Алтын Урда арасында дипломатик мөнәсәбәтләр Алтын Урда белән Бәркә хан идарәлек иткәндә башлана. Мисыр белән ул вакытта төрки Барлы нәселеннән чыккан Бәйбарс исемле солтан хакимлек итә.

Алтын Урда белән Үзбәк хан идарәлеге вакытында бу ике дәүләт арасындагы элемтәләр дипломатик яктан да, мәдәният өлкәсендә дә көчәя төшә. Мисырдан Алтын Урдага ислам белеме таратырга голәмәләр килсә, Алтын Урда кешеләре Мисырга белем алырга баралар. Үзара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен Алтын Урда әмирләре (аерым алганда Котлыг Тимер) үз ханнарына күрше дәүләтләр белән никах элемтәләре урнаштырырга тәкъдим итәләр. Әмма Үзбәк хан бу адымны тиз генә хәл итми, һәм шундый тәкъдимне Мисыр ягы үзе күтәрә. 1316 елда мәмлүкләр солтаны ән-Насыйр Чынгызханнар нәселеннән булган кайсы да булса бер кенәзнең кызын кодаларга Үзбәк ханга вәкил җибәрә. Алтын Урда ханы Үзбәк һәм илнең идарәче элитасы башта бу тәкъдимне кире кагалар, әмма, солтанның бүләкләрен алгач, ризалашалар һәм «1 000 000 динар, 1000 ат һәм тулысынча коралландырылган 1000 сугышчы» күләмендәге калым сорыйлар, шулай ук кәләшне озатканда аның белән бергә әмирләр һәм аларның хатыннары катнашында зур тантана оештырылырга тиешлеген дә белдерәләр. Бу дәрәҗәдәге үк таләпләрне ишеткәч, мәмлүкләр солтаны ән-Насыйр кодалашудан баш тарта һәм Алтын Урда илчеләре белән очрашканда бу хакта бүтән сүз кузгатмый.

Үзбәк хан Мисыр илчеләре белән бер очрашуында солтанга кенәз кызын бирергә ризалыгын белдерә һәм, шунда ук, сәүдәгәрләрен чакырып алып, алардан бурычка 20 000 динар ала. Тагын 7000 динарны илче Утуҗи Алтын Урданың күренекле шәхесләренә мәҗлес оештыру өчен ала. Кәләш итеп Тулбай (Чынгызханның улы Җүчи, аның улы Чимбай, Чимбайның улы Хинду, аның улы Яку, аның улы Тукаҗиның кызы Дулынба һәм Тулыбай) билгеләнә. Тулбайның шәҗәрә чылбырын өйрәнүдән без шундый нәтиҗәгә килдек: ул Үзбәк ханның туганының кызы түгел, ә аның ике туганының кызы була. Аның әтисе – Үзбәк хан әтисенең ир туганы. Токта хан идарәлеге чорында ул җәзалап үтерелә, ә аның гаиләсе һәм милке Токтаның ир туганы Бурлукка бирелә, шуңа күрә кайбер галимнәр Тулбайны Бурлук кызы дип белдерәләр.

Туй тантанасына алар 1319 елның көзендә юнәләләр, әмма һава торышы яхшырганчы Константинополь хакиме Ласкарис янында тоткарланырга мәҗбүр булалар. Мисыр җиренә 1320 елның май аенда гына барып җитәләр. Тулбай Мисыр шәһәре Искәндәриягә үз даирәсендәге 400 кеше белән килеп төшә. Корабльдән Тулбайны алтынсу йөгертелгән арба чатырга күчереп утырталар һәм Каһирәдәге солтан сараена китерәләр. Анда аңа солтан, гарәп тарихчысы ән-Нувәйри сүзләренә караганда, үзе уйлап, мөселман дәүләтендә әлегә кадәр тиңе булмаган чатыр төзеткән була. Шул ук көнне никах килешүе төзелә, бик зур мәҗлес оештырыла һәм бүләкләр таратыла.

https://i.pinimg.com/
https://i.pinimg.com/

Тулбай ән-Насыйр солтан белән 8 ел яши һәм алар никахны өзәләр. Шул чорда хатын-кыз ялгыз яши алмый, ә кыз матур булганга күрә аңа затлы әмирләрнең өйләнәсе килә. Тулбай берничә мәртәбә никахта булып та, бала тапмый (күрәсең, ул бала тудыруга сәләтсез була). 1335 елда Үзбәк хан Алтын Урдадан Мисырга илчеләр җибәрә, ул ән-Насыйр солтанны кызы Тулбайны аеруда гаепли, аны кире үз иленә кайтаруын таләп итә. Ән-Насыйр солтан аңа, Тулынбай вафат булды, дигән хәбәрне һәм Үзбәк ханга бүләкләрен җибәрә. Мондый җавап солтанның Алтын Урда белән мөнәсәбәтләрне катлауландырырга теләмәве беләнме, әллә Тулбайның үзенең Алтын Урдага кире кайтасы килмәүдән бирелгәнме – билгеле түгел.

1339 елда Алтын Урдадан Мисырга тагын илчеләр килә, бу юлы алар ән-Насыйр солтаннан, Үзбәк ханга никахлашу өчен, кызын сорыйлар, мондый бәйләнеш ике ил арасында алга таба туганлык һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итәр дип уйлыйлар. Ханның илчеләрен үзенә чакырып китерә, һәркайсына чапан бүләк итә һәм шундый җавап яза: «Минем кызларым әле кечкенәләр, аларның иң өлкәненә дә алты гына яшь әле; никах яше җитүгә, Бөек Аллаһ кушкан булса, без аны киендереп аның (Үз бәкнең) ихтыярына җибәрәчәкбез». 1341 елда – ән-Насыйр, ә 1342 елда Үзбәк хан вафат булмаса, Тулбай белән бәйле тарихи вакыйгалар ничек дәвам иткән булыр иде икән? Тулбай үзе берничә еллар узгач вафат була, моны Каһирәдә сакланган кабер ташы дәлилли.

Каһирәдә Тулбай маволее, https://live.staticflickr.com/
Каһирәдә Тулбай маволее, https://live.staticflickr.com/

Шулай итеп, Тулбай Каһирәдә шактый озак еллар яши, аның заманында Мисырда да, Алтын Урдада да хакимнәр күп алышына.

Тулбайның язмышы турындагы мәсьәлә ачык кала, аның мәмлүкләр Мисырындагы тормышы тәфсилләбрәк өйрәнүне көтә. Әмма Тулбайның югары һәм хөрмәткә ия статусы аның «хонд» титулын йөртүе белән дә дәлилләнә, фарсы теленә тәрҗемә иткәндә ул бикә (байбикә) дигәнне белдерә (мәмлүкләр солтаны хатыннарын шулай атаганнар).

Сайфетдинова Эльмира