Яратабыз инде тормышка зарланырга. Янәсе, әнә күршең яңа машина алган: ул – булдыра, ә син юк. Танышың шуба алып кигән, сиңа да кирәк. Күпме генә эшләсәң дә, акча бернәрсәгә дә җитми. Нигә алай булды соң да, нигә шулай килеп чыкты, имеш. Эх, бер авыз тутырып, “булганына Аллага шөкер” дияргә. Нинди генә язмышлар юк дөньяда! Без яңарак әйбер ала алмыйча интеккәндә, кемнәрдер көндәлек ипи җиткерә алмый газап чигә. Бу җәйне уенчыклар кибете сатучысы белән таныштым. Кичләрен аның белән сөйләшеп уздырдым. Әйбәт кеше лә соң, шундый матур итеп сөйләшә. Тик менә 29 яшендә ялсыз, көн саен иртәнге тугыздан алып, кичке 9 кадәр шул кибеттә утырырга мәҗбүр. Башкача булдыра алмый, чөнки ипотека, кредит, ике бала... Казанда 15 меңгә суларга да акча җитми бит. Көненә 1200 сум ала икән инде ул, әмма гомере шундый мәгънәсез вә күңелсез. Үтсен инде һәрбер көнең җансыз курчакларга текәлеп! Менә шулай бер кичне Дамирә миңа абыйсы хакында сөйләде. 33 яшь икән аңа, аерылган