Балтач спорткомплексында узган Алдынгылар слеты югары дәрәҗәдә оештырылуы белән тарих битләренә кереп калды. Бүген исә әлеге чараны уңышлы үткәрүгә зур өлеш керткән өчен район кулланучылар җәмгыяте һәм "Раил" кафесы коллективына намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.