– Ехо-оу! Монда да юк! – кечкенә малайның тавышы күпләрне сискәндерде. Нәрсә юк икән бу кибеттә?! Халык як-ягына каранып алды. Юкка сөенә белү бәхете шул сабыйлыкка гына хас күренештер, мөгаен. Олыгая-олыгая юкка түгел, барга да сөенү сәләтен югалта кеше.
– Сабыр! Кибеттә алай тавышланмыйлар...
Чит ил романнарыннан, берәүнең йотлыгып укыган китабыннан ялгыш төшеп калган да, кала кибетләрендә адашкан диярсең бу затны. Данисның текәлеп торуыннан кыенсынып куйды туташ, тизрәк читкә карады. Ләкин күрмәмешкә сабышырга соң. Карашлар яңадан очрашкач, елмаеп, ишетелер-ишетелмәс кенә: “Исәнмесез...” – диде.
– Син бу абыйны беләсеңме?
– Юк, алтыным.
– Исәнләштең бит! Белмәгән кеше белән ник сөйләшәсең?
“Нинди бала икән соң бу, каян ияргән? Атна буена күзгә чалынмаган иде. Энесеме, берәр туганымы, улы микән?..”
– Менә, күрәсеңме, бу кибеттә дә кишер юк, – дип сөенә сабый.
– Кишер беткәнме әллә? – Данис кыюланып якынрак килде.
– Бетеп җитмәгән кебек тә үзе, шиңгән...
– Күп кирәкме соң? Ни эшләтәсез ул кишерне?
– Бәлеш пешермәкче идем.
– Кишердәнме?
– Әйе. Кишер бәлеше.
Ишетмәсәң, ишет менә! Андый ризык та була микән? Данис та пешкән кишерне бик өнәп бетерми, ләкин бу куллардан агу да эчәргә риза ахры үзе.
– Сабыр итегез бераз. Хәзер махсус сезнең өчен дигәнен алып чыгам. Данис кызу гына атлап складка юнәлде. Килгән товарны чыгарып өлгермәгәннәр иде әле. Тиз арада кишер төялгән олы бер әрҗәне этеп тә чыкты.
– Минем үз гомеремдә кишер бәлеше ашаганым юк. Нинди була икән ул?!
Кармак салынды, ләкин алтын балык урынына җавапсыз мәхәббәт газабы эләгергә охшап тора. “Ташбаш”ның шыңшуы сүзләрне бүлдерде.
– Уффф. Пешкән кишерне әти дә яратмый, алма инде. Барыбер ашамыйбыз.
– Әтиеңне үзем кайгыртырмын. Борчылма. Әйдә, болай эшлибез: мин теләгән ризыгыңны алам, ә син тавышланудан туктыйсың.
– Алайса мин “чипсы” алам! Һәм “кола”! Һәм...
– Бар, ал.
– Әти үтерә бит.
– Үтерми. Сүз бирәм.
“Димәк, әтиләре дә бар! “Ташбаш” чалымлап туташка охшаган шул. Сөйкемле сөяге бар аның да. Бу малай – улы булса, ире дә булуы гаҗәпме? Кишерең чәчәк атсын!” – дигән уйлар баш миен өтеп алды Данисның. Атна буе җанны иркәләгән татлы хыяллар, йөрәкне камап алырга өлгергән мәхәббәт уты шулай итеп бер әрҗә кишер астында калды.
– Рәхим итегез!
Борын төбеннән төксе сүзләрен сытып ыржайган иреннәр елмаюны хәтерләткәндерме, юктырмы, артык мөһим дә түгел иде төсле. Канга сеңгән тәрбия: кеше әйберенә кагылма, нәфесеңне тыя бел!
“Балдаксыз кулына алдандым шул.Эх, кызлар, менә ышан инде сезгә! Гаиләң була торып, балдаксыз йөрү – үзе бер җинаять бит ул. Кеше алдау, юкка өметләндерү бит ул, җанкаем! Кияүдә булмасаң, бүген кишерләреңне күтәрешеп кайта идем бит. Пешергән бәлешеңне дә, мактауларга күмеп, берүзем ашап бетерер идем. Пешкән кишер яратмасам да, ашар идем, билләһи!”
“Ташбаш” кочак тутырып җаны теләгәнен җыйган.
– Мин мороженый да алам. Шоколад та... – дип такмаклый үзе.
Данис әлеге сәүдә үзәгенә вакытлыча гына, җәй айларында тик ятмаска, йөкче булып урнашкан иде. Залга товар тезәргә чыгаргач, бераз читен булса да, тиз ияләнде. Эштә сайланып торучылардан түгел ул. Түләсеннәр генә!
Бу асыл зат шушы соңгы атна эчендә пәйда булды да, көн саен бер вакыт тирәсендә, кичке биштән соң кибеткә керә башлады. Тәүге көнне үк җанга рәхәт матурлыкка сокланудан хәтерсез калган Данис, беренче эш итеп, якынрак килеп, аның уң кулындагы атсыз бармагын искәрде. Балдагы юк!
Үзенә төбәлеп карап торган кибет хезмәткәреннән бераз уңайсызланып калса да, баш кагып, исәнләшеп узды туташ та. Шул мизгелдән башлап, алар атна буе сәлам алышып, бер-берсенә карашып йөрделәр. Бүген исә, Данис танышырга, күңелен әсирләгән гүзәлне озатырга ниятләп, иртәрәк китәргә рөхсәт тә алып куйган иде. “Бар, озата тор! “Әтиләре” бик шат булыр!”
Икенче көнне Данисны кибет җыештыручы Мөслимә апа елмаеп каршы алды:
– Улым, монда сиңа күчтәнәч китергәннәр иде, – дип кечкенә төргәкне кулына салды. Әллә ни дә түгел, бары тик ике телем кишер бәлеше төреп җибәргән берсе...
* * *
– Көн дә аш, көн дә туй ахры сездә, Азамат абый?!
– Бу арада шулайрак, энем. Балдызым килде. Ул пешеренергә оста.
– Гөлчәчәк тә сынатмый бит, балдызыңны артыграк мактап җибәрмисеңме?! – дип бытовкадагы ирләр көлешә башлады.
– Балдыз сөю язык, кара аны...
Азамат абый үпкәләми. Егетләр телгә шук, шаян булса да, кара эчле түгел. Төзелеш халкы юк сүзне дә мәзәккә әйләндереп, уйнап-көлеп сөйләшә ул. Серкәң сүз күтәрмәсә, яннарына килмәвең хәерле анысы.
– Балдызым пешергән эремчек шәңгәсен ашагыз, җизнәсен чәйнәп утырмагыз анда, – дип Азамат абый да шаяручыларны шелтәли.
– Якташ, әйдә балдызыңны Даниска кияүгә бирәбез!
– Әйе, малай! Өйләнгән ирләр арасында ялгыз башын кая куярга белми каңгырап йөрмәс иде. Азамат, әллә тиң санамыйсыңмы Данисны? – дип ирләр уенын-чынын бергә кушып, тәмам кызып-кызып, егетне Азаматның балдызына димли дә башладылар.
Бригадага эләккәненә өч ай чамасы гына булса да, ташчылар ярдәмчесе Данис агайларның ышанычын яулап алырга өлгергән иде. Аны беренче көннән үк үз иттеләр. Тырышлыгына да, сабырлыгына да сокланып, агайларның һәркайсы үзе белгән кадәр һөнәргә өйрәтә башлады. Төзелешкә эләккән һәр яшь кешегә тия торган бәхет түгел монысы. Күпләрне араларында атнадан артык эшләтми абзыйлар, өч көндә куылганнар да байтак.
– Данистан баш тарткан кеше юк әле монда! Шунысы гына куркыта, әби белән бабай яшь кияүләрен үземнән артык ярата башламагае!
– Яратса соң! Сине ничә еллар кадерләгәннәре дә җитәр. Яшьләргә юл бир.
Әти-әнисен иртә югалткан егеткә абзыйларның уен сүзе бер үк вакытта рәхәт тә, кыен да. Авылдагы нигездә, өлкән абыйдан гайре, көтәр кешесе юк. Ә абыйның үз тормышы: хатыны, балалары бар. Анда артык кашык булып кайтып утырырга түбәнсенде Данис. Төзелеш техникумын тәмамлап, калада калды. Уку арасында, төрле урында эшләп, бераз акча юнәтте. Тулай торакта да почмак табылды үзенә. Хәзер менә төзелештә эшләп ипотека алмакчы булып йөри.
Беркөн Данис кош тоткандай балкып килде эшкә. Сораштыра башлагач, теле чишелде егетнең.
– Азамат абый, мин бит кайчандыр күңелгә кереп калган кызны тагын очраттым! Кичә автобуста күрдем. Ул шәһәрдә. Эх, югалтасы түгел иде үзен. Бәлки теге вакытта аны кияүдә дип уйлап ялгышканмындыр. Күреп аңлашасы иде. Үземнең дә өйләнергә вакыт бит.
Егетне балдызы белән кавыштырырга план корып йөргән Азамат моны үзенчә юрады. Өенә кайткач хатынына сөйләгәндә дә:
– Яхшы егет тә үзе, ләкин гашыйк икән шул, башка кызны ярата икән. Балдыз белән таныштырып торуның мәгънәсе булырмы? – дип авыр сулап куйды.
– Сәрия дә: “Берүк миңа кеше димли күрмәгез” – дип тора.
“Насыйпларын үзләре тапсыннар, кысылмыйк” дигән фикер белән яшьләрне таныштыру уеннан кире кайтты өлкәннәр.
Җәй айларына чыккач, ирләр, бераз өстәмә акча керсен дип, шабашкага чыктылар. Төп эштән буш арада йорт салырга алындылар. Даниска да күңелле. Тәҗрибә туплый, һөнәр өйрәнә. Сагындырган тансык ата назын, җылы сүз, киңәшен дә шушы агайлардан ала төсле. Ләкин бәхетсезлек, аяк астында булмый, кая булсын тагын. Әле яңгыры ява, әле кояшы рәхимсез кыздыра. Җир җимереп эшләрлек матур көндә хуҗаның материалы бетеп китә. Җитмәсә, якшәмбегә калдырмаска, “өч атнага бер көн булса да ял итәргә кирәк” дип ашыгып эшләгәндә, бөтенесе чәлперәмә килде. Лесалар ишелеп, өч ташчы егылып имгәнде. Данис, барысын да машинасына төяп, больницага чапты. Аннары аягына гипс салынган, куллары, кабыргалары бәйләнгән Азамат абыйсын өенә озата китте.
Фатир ишеге ачылып китүгә Данис каршысына таныш чалымлы “ташбаш” йөгереп чыкмасынмы?! Тавышы да шул, бераз үскән генә.
– Әтием кайтты! Әти?! Нишләдең? Ни булды? Әни, әтине кара, аягы сынган бит! – дип баланың чәрелдәп кычкыруына аш бүлмәсеннән, кулына тастымал тоткан, түшенә алъяпкыч япкан теге туташ йөгереп чыкты. Азамат абзый ыңгырашып диярлек: “Улым, әниеңне куркытасың, апаең йоклыйдыр, уятасың бит”, – дип мыгырдап алды. Бу тамашадан Данис телсез, өнсез калды. “Менә кемнең бәхетенә кызыгып яшәлгән икән. Азамат абыйның хатыны үзеннән күпкә яшь булуын сөйлиләр иде шул. Ярын белми сайламаган абзый, кашыкка салып йотарлык, егетләрне гашыйк итәрлек сылу”, – дигән уйлар белән бергә, тиз генә чыгып китү планы да өлгерде. Тотлыгып диярлек:
– Азамат абый, мин төзелешкә киттем. Әйберләрне җыештырасы бар. Син тизрәк терел. Сау булыгыз! – дип ябып та өлгермәгән ишеккә үрелде Данис. Чыгып та киткән булыр иде инде, шул арада аягындагы кроссовки бавына песи баласы ябышмаса. Аны аралап алган арада бүлмәләрнең берсеннән яшь бала күтәргән тагын бер хатын пәйда булды.
– Әстәгыфирулла тәүбә! Сез кайдан болай? Врачка күрендегезме? Ярый башы исән тагын. Бу Данисмы әллә? Акыллым, үзең саумы? – дип, баласын аптырап торган туташка тоттырды ханым.
– Җизнәң белән кунакны чәйләр эчертим, ашатыйм, кара әле бу баланы – дип, китәргә ашыккан егет аша үрелеп, ишекне дә ябып куйды. Данисның колагында йорттагы бөтен кешеләрнең тавышлары кушылып, Азамат абыйсының нидер мыгырдаганы, “ташбаш”ның сөйләнгәне бергә буталды. Мөлаем ханымның да:
– Сеңлем кишер бәлеше дә пешергән иде, эшегез качмас, җитешерсең әле, – дип кыстаулары, кайтаваз булып, колагында кат-кат яңгырады. – Кишер бәлешен гомеремдә бер генә тапкыр кабып караган булды. Аның тәме әле дә тел очында, – диде егет.
Сәрия елмаеп Данисның каушавын һич тартынусыз, иркенләп күзәтә. Апасы икенче баласын табарга больниска яткан арада, кечкенә “ташбаш”ны карап торырга килгән беренче көнендә үк күргән иде ул бу егетне. Каршыдагы кибеткә кергән саен үзенә төбәлеп калган кеше шундый якын тоелды нигәдер. Әнисенең: “Насыйбың булса, табылыр, балам, очрашырсыз әле”, – дип әйткәннәре юаныч булып торды шул гомер. Ә теге чакта бөтен эшне бозган шук малай:
– Абый, мин сине таныдым. Син кибеттә алма апама күп итеп кишер алып чыгып бирдең. Без икенче көнне сиңа бәлеш тә керттек, үзеңне генә күрмәдек. Ашадыңмы ул бәлешне? – дип кунакны кулыннан эләктереп түргә сөйри башлады.
– Алма апаң идемени ул?
– Әйе. Ә син кем?
Аш бүлмәсеннән “әби-бабаңның яшь кияве” дип көлешкәннәре ишетелде.
Альбина Гайнуллина #Хикәя