Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Китмә, син безгә кирәк... (Хикәя)

Кем аны хатыны белән килер дип уйлаган?! Балкуын гына күр үзенең.

“Адәм ысрамына каласыларым бар икән”, – дип күлмәген тартыштырып куйды Рәмзия. Кулындагы дүрт билетны ишек төбендә ялтырап торган чүп савытына ташлап театрдан чыгып китәселәре килде дә бит... Кая барасың хәзер. Спектакль башланды! Тормыш сәхнәсендәге пәрдәләр күптән ачылган. Геройлар түрдә.

* * *

Коллективтагы яңа кешенең җиде буын шәҗәрәсен җентекләп өйрәнергә кирәк. Ләкин Рәмзиянең вакыты тыгыз иде шул. Мөһим проект әзерләгән чагына туры килде бу адәм. Дүртенче кварталда тапшырыласы эшне августтан калдырмаска дигән боерык бөтен планнарны челпәрәмә китерде. Гаиләңдәге җәнҗал берәүне дә кызыксындырмый. Җитәкчеләр сан куа. Ашыктыралар. Нинди гайбәт тыңлап йөрү монда, хезмәттәшләргә сәлам бирергә онытмасаң, шунысы да таман. “Җаныем, әллә өеңә кайтып та тормыйсың инде? Кара аны, акыллым, “за проживание” хезмәт хакыңнан тотып калмасыннар”, – дип агу чәчеп китүчеләргә артык дәшәсе дә килеп тормый үзе. Кичке якта да эш сәгатенең соңгы минутларын тилмереп көткән апайлар өйләренә таралышканда Рәмзия бакчасына бер-ике ачы алма тәгәрәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.

“Премияңнән безгә дә өлеш чыгарырсың инде.” “Мактау тактасына эләргә фотоң әзерме соң, җаным?” “Өеңдәгеләр йөз-чыраеңны таныймы әле, эш диеп тәмам ябыгып беттең. Кайтып ял ит, үзеңне тилмереп көтүче ач бичараларың бардыр бит”, – дип һәркайсы дәшеп китә.

Әзер проект җитәкчеләр өстәленә төшү белән югары бәяләнде. Соңрак, күпләрне гаҗәпләндереп, бу эштә бөтен коллектив катнашуы билгеле булды. Көтеп алган премиянең ару гына өлеше үзенә тәтегәнгә юанды Рәмзия. Калганын бүлеп тараттылар. Арада азсынучылар, шушы тиеннәр бәрабәренә “бил бөгүләрен” кызганучылар да табылды.

Шул көннәрдә Рәмзиягә дус кызы театрга дүрт кешелек билетлар бүләк итте. “Сатып алмадым, борчылма. Бушлай. Чакыру билетлары ул. Ә безнең юбилейга барасы бар”, – дип юмартлыгының сәбәбен дә аңлатты. Әмма Рәмзиянең өендәгеләр андый җиргә бик атлыгып тормый шул. “Әти белән үзегез барып кайтыгыз. Берәрсен дәшегез”, – дип уллары ике әйтерлек урын калдырмады. Әтиләре дә үз чиратында, “белмим”, “көне җиткәч карарбыз”дан узмады.

Рәмзия хезмәттәшләрен татарча спектакль карарга кыстаган арада килеп керде Самат. Хатын-кызлар арасына эләксәң кызык эзләргә генә тора инде алар.

– Самат, безнең яшь белгеч белән кичке Казан һавасын сулап кайтасың килмиме? Рәмзиянең билетлары әрәм була, иптәш табалмый интегә кайчаннан, – дип шаяра башладылар. Ялындырып тормады яңа кеше, шуны гына көткән төсле:

– Бик рәхәтләнеп барам! Миңа ике билет бармы? Якыннанрак танышып, йөреп кайтыйк алайса, Рәмзия! – дип, аптырап калган хатынга күз кысып, чая апайларга рәхмәтләр укып, комплиментлар ясап чыгып та китте үзе.

“Бик рәхәтләнеп... Якыннанрак танышып...” – ди бит. Күңеле җилкенүе үзенә оят тоелды Рәмзиянең. Шулай да Самат берәр дусты белән килсә, уңайсыз килеп чыкмасын дип ахирәте белән булырга ниятләде үзе. Люциясеннән барасыңмы дип тә сорап тормады тагын. Әйдә дисәң, кайда дип сорамый торган кеше ич ул.

Шулай эш арасында спектакль буласы көн дә килеп җитте. “Фаил белән барыгыз.Театрга ике билетың бар икән – ирең белән парлашып барырга кирәк”, – дип акыл сата башламасынмы Люциясе!

* * *

Самат спектакль буласы көнне, иртәнге якта шакыды бүлмә ишеген. Ул башкалар кебек бәреп керми, башта гел шакый, аннары йомшак кына итеп тамагын кыра. Килеп кергән көйгә май кояшыдай балкып сәлам бирә. Күтәрелеп карасаң күзләр чагыла, шуңа күрә Рәмзия туры карамый, эшеннән бүленми генә сөйләште. Сөйләшүе дә шул “әйе-юк”тан артмады үзенең. Бигрәк тә хезмәттәшенең кем белән барасы ачыклангач тел көрмәкләнде.

– Кирәк санасаң, без әнкәсе белән сине кереп алалабыз. Кай тирәдә торасың әле син?

Рәмзиянең йөрәге идәнгә төшеп каядыр, өстәл астына тәгәрәгән төсле булды. Нинди “әнкәсе”, кем ул? Әллә әби карчык – әнисе белән килергә уйлыймы? Ягымлы карашлар ташлап йөрүе, җае чыккан саен комплиментлар ясавы юктан булмаган димәк. Чыннан да күңел читендә бераз куркытып туган өметле шик рас киләме әллә. Тукта! Тиле, әни дими бит, “әнкәсе” ди...

– Рәмзия, ишетәсеңме? Вакытың тыгыз ахры...

– Юк, юк, тыңлыйм. Кермәгез. Юл уңае түгел, диюем. Театрда очрашырбыз. Ишек катында көтәрбез сезне.

– Без машинада Наилә белән икәү генә. Бергә барсак күңеллерәк булмасмы? Наилә бәлеш салам ди әле, сезне тамашадан соң үзебезгә алып кайтырга нияте бар. Син кем белән буласың? Спектакльдән соң планнарыгыз нинди?

– Нинди бәлеш? Ирем театрга барырга риза булса ярый, – дип тотлыга-тотлыга сүзләрен көчкә әвәләп чыгарды Рәмзия.

“Хатыны белән бара ич Самат! “Әнкәсе” дип яратып хатыны турында сөйләп тора, ә син, тиле... Яшең кырыктан узган, акылың шырыкка китүе шулдыр, Рәмзия! Гаиләң була торып кеше иренә асылынмасаң, азгынлык аз идеме бу дөньяда... Елмая имеш, берәүләргә күз кысканнар... Кемгә кирәгең бар соң синең хәзер?! Кадерсез яшьлегеңнең үчен бүген кемнән алмакчы идең, йә, җүләр хатын...”

* * *

Спектакль башланырга ике сәгать вакыт кала Рәмзия дә өенә кайтып җитте. Бер җиргә барасы килми, аяклары гер асып куйган төсле авыр, башы чатнап авырта, кәефнең “к” хәрефе кадәр өлеше дә юк. Киенәсе, Фаилгә чалбар, күлмәк үтүкләп бирәсе һәм театрга барып җитәсе бар. Әйе, кирегә юл юк. Барырга кирәк. Саматның хатыны белән танышуның ни начарлыгы бар? Яхшы ирләрнең хатыннары нинди була икән дигән кызыксыну да туды күңелдә. Бәлки Фаил гомер буе сакаллы сабый булып йөргәнгә Рәмзия үзе гаепледер? Әнә бит, кырыктан узган, әле дә үзен хатынының өлкән улы дип атый. Ир буласы килми, сабыйлыгында рәхәтләнә. Югыйсә, Фаил дә бер дигән күз явын алырдай матур егет иде. Рәмзия тәрбиясендә назланып, башкалар авыз суларын корытырдай иргә әверелде. Әмма хатыны өчен ул әле дә сабый. Кайвакыт, Фаил кайтып, “карчык, гашыйк булдым мин, чын күңелдән яраткан хатыным бар”, дисә, Рәмзия бөтен шартын китереп өйләндерер иде кебек шул “баланы”. Әйе, үзе барып килен кулын сорар, йолаларын китереп, бар ягын белешер, ныклап килешеп кайтыр иде. Кайнар коймак, бал-май белән мендәрләргә генә бастырып килен төшерер, гомер иткән шушы иренә тигез, ап-ак бәхетләр теләп башка чыгарыр иде. “Әстәгыфирулла тәүбә-тәүбә”, – дип башына килгән уйларына җавап кайтарды хатын. Кеше ышанмастайны хак булса да әйтмә диләр, шул инде бу.

* * *

Рәмзия тумышы белән шәһәр кызы. Тамырлары гына авылдан. Шул тамырлар өзелмәсен дип, егермесе тулып килгәндә әбисенең сүзен тотып аңа авыл егетен димләделәр. Бу ирексезләп кияүгә бирү түгел, киресенчә, кызның фикеренә колак салып, егет белән алдан таныштырып, туган-тумача үзара килешеп эшләнгән бик дөрес гамәл кебек иде. Туй алдыннан авылга кайтып, озатышулар да, егет белән ярты еллап хат алышулар да булды. Әбисе бик тырышты инде. Өзми-куймый Фаилнең әби-бабасын, ата-анасын мактады, егет турында сандугач кебек сайрады. Өстәвенә, Фаил дә кунакка килсә, Рәмзиянең әтисенең баянын алып, сыздырып җибәреп уйный торган иде. Йорттагы өч хатын-кыз (әбисе, әнисе, Рәмзия) дөньяларын онытып егетнең уйнап җырлаганына бирелеп утыралар иде.

Никахлар укып, туйлар уйнагач яшь кәләш сагышланды. Кайната йортында тормыш бик үк уңайлы булып чыкмады. Атнаның җиде көнендә дә җиде яктан төрле туган-тумача, дус-ахирәтләр агылды йортка. Кем килен карарга, кем хәл-әхвәл белергә, кайсы узып барышлый... Рәмзия барысына якты чырай күрсәтеп, табыннар көйләп, йорт эшләренә өлгерергә тырышып чапты. Фаил колхоз эшеннән кайтып кермәде. Көн эшләде, төн эшләде ире. Кич кайтып, пешкән ризыкны ашар иде дә, мунчалар кереп, өс-башын алыштырып тагын чыгып чабар иде. Яшь хатын шулай ирен иртән ике-өч сәгать күрсә, кич белән бер сәгатьләп күргәндер.

Көзгә кергәндә укуын дәвам итәргә исәбе барын Фаилгә җиткергәч, ир дулады. Никахлы хатынның урыны плитә янында, өйдә булырга тиеш дип кистереп әйтеп тә куйды. Рәмзия “академический” алды. Тора-бара “иреңнең йөрәге чуар, ныклабрак тотмасаң колак кагасың көн кебек ачык” дип хәбәр салучылар, җанны телүчеләр табылды. Хәер, Фаил дә аның алдында башкалар белән чытлыкланудан баш тартмады. Узып барышлый берәрсенең биленнән кочып алды, колак читенә үрелеп үбүдән, нидер пышылдаудан да тартынмады. Рәмзия бу гамәлләргә кимсенсә дә, баштарак ни эшләргә белми түзде. Туйларга, кунакка йөргәндә дә иренең яшь кызлар, башка хатыннар белән күңел ачканын бер читтә утырып күзәтте. Ничәгә теленде икән аның йөрәге? Бәгырьләре түзәр әмәл каян алды икән? Җитмәсә, газапларына, яраларына тоз салып: “Бигрәк юаш икән үзең. Иреңне борының төбеннән алып китәләр бит, балакаем, ник авызыңны ачып утырасың, җебегән!” – диючеләр булды.

Дәшмәде Рәмзия. Кешедән качып елады гына. Аңа ияреп карынындагы сабые да ярсып тибенде. Аннары укуына кире кайтырга нияте булуын, катгый рәвештә иренә җиткерде ул. Ни өчендер “ирсез калу бер бәла, ә менә белемең, һөнәрең булмаса чыннан да оят, җебегәнлекнең, булдыксызлыкның чиге инде анысы” дип уйлады яшь хатын.

– Ярый. Укырсың. Улыбыз тугач, юк, минем улым тугач, китә аласың. Мин сине тотмыйм. Азгынлыгыңа чыдамыйсыңдыр шул, шәһәр бичәсе! Анда көтүчеләрең бардыр, шәт. Синең ишеләр чат саен, тотмыйм – диде Фаил, чирканган кыяфәт белән.

Шунда авырлы килеш китәсе генә калгандыр да, әбисеннән курыкты шул Рәмзия.

Вакыт үтә торды, бер-бер артлы тәгәрәшеп уллары туды. Икенче малай дөньяга аваз салганда Фаил дә бераз тәртәгә кергән иде инде. Хәер, Рәмзиянең дә курка торган юаш күлмәге туза башлады. Кечкенәсенә ике яше тулганда, укуын да дәвам итте. Иренә әйтеп тә тормастан тагын читтән торып укырга керде. Анысын түләргә әтисе ярдәм итте. Ул кызының гыйлемле булуын бик тә теләгән иде. Фаилне дә бабасы йомшартты ахры, салпы ягына салам кыстырып киявенә хатынның белемле, һөнәрле булуы кирәклеген ипләп аңлатты, җаен тапты ата кеше.

Ләкин ягымлы сүз, наз, барыбер тансык бер ят җимеш кебек, өлгермәде бу гаиләдә. Рәмзия никадәр көйләсә дә, иренә тугры, игътибарлы булуын ничек кенә дәлилләсә дә, хәтта гади генә рәхмәт сүзен дә матур итеп әйтүче булмады хатынга.

Күршеләре Фаилгә “ник йортыңа су кертмисең, Рәмзиягә көянтәләп ташуы авыр ич” дигәндә дә:

– Көянтәләп авыр булса, бидон белән ташысын. Сезнең хатыннар төсле артык симермәсен өчен бик тә кулай ул. Минем Рәмзиюшка шәһәр бичәсе, гәүдә төзлегенең бәһасен үзе белә, – дип туздан таушалган мәгънәсез сүз сөйләр иде. Шуңа күрә аның белән сүз көрәштерүче дә булмады.

Бервакыт җизнәсе, киленнең керләрне кул белән юганын күреп, машина юнәтергә тәкъдим итте. Монда да Фаил каршы чыкты. “Минем хатынны азындырма”, – диде.

* * *

Рәмзия эшкә чыккач хезмәттәшләре бик яратып алды үзен. Фәридә дигәне бигрәк чая, матур хатын гел үз канаты астына алып өлгерде аны. Эш рәтенә дә, тормыш тәртибенә дә өйрәтә башлады:

– Рәмзия, син чыннан да әрләшә белмисеңме әллә?

– Ник? – юаш кына иңнәрен кагып алды яңа белгеч.

– Юк, кызый, үз сүзеңне бастырып әйтә белмәсәң, катгый таләпләр куярга өйрәнмәсәң, гомерең эт типкесендә үтәчәк синең.

Рәмзиянең гаилә тормышын читтән күзәтеп, барысын да белеп торган Фәридә, усаллык дәресләре бирә башлады. Елатып бетерә иде мескен хатынны:

– Кычкыр дим мин сиңа! Карашыңнан ут чәчрәп торсын, үзеңне кимсеткәнгә нәфрәтең уянмыймы? Артымнан кабатла....

Әйе, сценарий ятлаткан төсле, сәхнәгә чыгарга әзерләгән төсле өйрәтте Фәридә Рәмзияне. Үзе әйтеп, кычкырып күрсәтте, аннары елата-елата кабатлатты. Ниһаять, Рәмзия еламаска, сүзен әйткәндә калтырамаска өйрәнә башлады.

Беркөн кайнанасы:

– Сиңа дип тапкан улым түгел иде шул, шәһәр килмешәге, башыбызга тагылдың, – дип сукранып ятканда, түзмәде Рәмзия:

– Кемгә атап тапкан идең соң улыңны, әйт әнкәй? Хәзер үзем илтеп тапшырам! – димәсенме?!

Кайнана капкан чәен йота алмады. Көтмәгәндә киленнең авызы чишелде дә китте шул. Фаилнең илтифатсызлыгына да шул көннән чик куелды. Мәгънәсез сүзенә, һәр явыз гамәленә борычлы җавап, яңа таләпләр яудырды Рәмзия. Аның уйлавынча, болай кимсенеп яшәүдән, яисә ирдән кайткан дигән сүз күтәрүдән, ире үзе аерды, үзе куды дигәне өстенрәк иде. Шуңа күрә ул башка тел яшермәскә, туарга өлгерми бөреләнеп калган бәхетле гаиләнең корый башлаган таҗларына башка су бөркемәскә, ябышып ятмаска булды. Баксаң, Фәридә хаклы булган икән: Фаилгә хатынының усаллыгы килеште.

* * *

Заманалар болганып, авылда эшсезлек, акчасызлык тамыр җәя башлагач, Рәмзиянең әти-әнисе шәһәргә чакырдылар. Әмма ире генә бер җайга салынган тормыштан ваз кичеп, каядыр күчеп китәргә риза булмады.

– Кем көтә анда безне? Монда җир туйдыра... – дип лаф орды.

– Җир дисеңме? Син ялкауны җир түгел, җанаш, әти-әниең пенсиясе туйдыра! Дөрес әйтәсең, анда безне беркем дә көтми. Бигрәк тә сине кичләрен көтүче юк анда. Шәһәрдә гаиләңнән башка беркемең дә булмаячак, кайткан тәкъдирдә улларың, минем яныма кайтырсың. Юк икән, дүрт ягың кыйбла!

– Кем сиңа улларны биргән соң, чүпрәк баш?

– Кем аларны сиңа калдырган соң әле? Бала бүләбезме? Әйдә соң! Өйләнешкәннән бирле миннән бала даулап яныйсың. Ничек кенә мыскыл итмәдең. Шуның арасында ялгыш кына булса да, матурым, җаным дисәң, авызың корыр идеме? Ничә ел гомер итеп, бер генә тапкыр яратам дисәң, укаң коелыр идеме? Әле дә әтәчләнеп, янап утыруың. Бер генә чәчәк бүләк иткән булсаң да, сиңа карата туган тәүге хисләремне сакларга сәбәп булыр иде.

– Шулай итәрмен, чәчкә-себеркегә акча әрәм итәсе калган иде менә.

– Әйе шул, авылда яшәп бер чәчәк тапмаска! Әнә, бакча тутырып үстерәм, өз дә алып кер!

– Соң, бакчаң тулы бит, ни җитми соң сиңа?

– Наз җитми. Ирем бар барын, ә янәшәмдә ышыкланырдай кеше юк. Мәхәббәт җитми миңа. Алдагы көнемә ышаныч җитми!

– Шәһәрдә әзерләп куйганнармы мәхәббәтне? Көтәләрме үзеңне?

– Анда эш бар. Онытылып эшләргә эш бар. Шул хезмәтең өчен акча түлиләр. Киенеп, ясанып берәр җиргә чыгып керергә була. Анда балаларга мөмкинлекләр бар.

– Синең ише килмешәкләр бетерә дә инде шул авылны.

– Ялгышасың. Килмешәкләрдә түгел хикмәт. Сабыйлыктан чыкмаган ялкауларда, әби пенсиясенә өмет итеп кыл да кыймылдатмаган зимагурларда бөтен бәла! Ничә ел килмешәк дип җәфаладыгыз. Тагылып чыкмадым ла мин сиңа, үзегез риза булып, сорап алган хатының ла мин! Үзеңә кара, Фаил. Теләсәң, кал. Гаиләң белән булырга ниятләсәң, җыен, без китәбез.

Бераз уйлап торды да Рәмзия, кырт борылып, яшьле күзләреннән нәфрәтле очкын коеп, иренең өстенә ябырылды. Ярымпышылдап әйткән һәр сүзе кайнарланып күмер кисәүләредәй ир өстенә түгелде:

– Чәчкә-себеркегә акча жәл дисең. Ихлас күңелдән, чын йөрәгемнән әйтәм: көннәрдән бер көнне акылың җуеп гашыйк булуыңны, үләр дәрәҗәгә җитеп яратуыңны телим. Бер чәчәк түгел, көлтә-көлтә гөлгә күмеп җанашыңны, аяк астында җир булып шул хатынның табаннарын үптерә торган мәхәббәт телим сиңа! Йә раббым, синең кемнедер шулай яратуыңны күрергә, мәхәббәттән шашар дәрәҗәгә җитеп моңнан исереп җырлавыңны ишетергә насыйп итсен!

Ярсуы булдымы Рәмзиянең, бәхетсез тормышын, дорфа ирен каргавы шул идеме... Яшьле карашы белән яндырып карады да Фаилгә, шәһәргә китәргә әйберләрен җыя башлады.

* * *

Агымсуларда таш шомарган төсле дөнья да үзгәртә кешене. Бөкрене турайтмаса да, яңа төсмерләр, хисләр белән баета. Әти-әниләре янына күчәргә риза булмады Рәмзия. Ирем бар, тырышырбыз, барысын да үз көчебез булән булдырырбыз дип, еракка, Казанга ук алып китте гаиләсен. Юнәтә белсәң, корыч кулларыңда тотсаң, Фаил дә сынатмый икән. Йортлы, машиналы булдылар. Әтиләренең тырышлыгын Рәмзия улларына үрнәк итеп гел мактап, күрсәтеп торды. Үзе дә тырышты, кимен куймады. Ни генә дисәң дә, кала тормышы күп көч, зур хезмәт таләп итә. Монда кемнеңдер пенсия алганын көтеп ятсаң, ач-ялангач йөрергә кирәк.

Фаилгә дә бик килеште шәһәр тормышы. Матур киенергә, оста итеп сөйләшергә өйрәнде ир. Тора-бара хатынына да: “Матурым, кадерлем” дип дәшүләре ешайды. Фасон өченме, ихласмы, анысын төпченгән кеше булмады. Ара-тирә чәчәкләр дә күтәреп кайтырга, ике-өч елга бер булса да бүләк алырга өйрәнде ир. Рәмзиянең туганнары, дуслары мактаганга һаваланып, алар сокланган образга туры килергә тырышты, анысы ихлас, күренеп тора иде. Гомумән, мактаганны, сокланганны ярата Фаил. Җитди сорауларга килгәндә катышмаска, авыр мәсьәлә чишелгәнче читтә калырга тырыша үзе. Аннары Рәмзияне “гел ашыгасың, барысын да үзеңчә эшлисең, минем фикергә колак салмыйсың” дип тәнкыйтьли. Бик колак салыр иде дә хатыны, ашыгыч мәсьәләләрдә, иңен куеп, җитез генә проблемага җигелергә ашкынып торучы кешесе булмый шул янәшә. Әллә җаваплылыктан курка инде, ире. Әллә...

* * *

“Чыннан үзем гаепледер. Янәшәңдә чын ир кеше булсын дисәң, аңа лаек хатын-кыз була белергә кирәктер. Наилә нинди икән? Барырга, күрергә кирәк. Рәмзия театрга җыена башлады. Фаил дә ничектер киреләнеп тормады, хатыны белән барырга бик теләп риза булды.

– Яхшы, киттек! Ә нәрсә киям мин? Ашарга өлгерәмме? – дип баладай көйләтә башлады. Киемнәре әзер, ризыгы табында. Өлгерделәр. Ире тәмәке көйрәтеп кереп җиткәнче, Рәмзия театрга узып, өс киемен гардеробка тапшырып өлгергән иде инде.

Әнә, керәләр! Самат төз гәүдәле, шоп-шома итеп кырынган, елмаюыннан балкып, нур сирпеп тора. Костюм, чалбар, пәлтә кигән, галстук бәйләгән, аяк киеме һәрвакыттагыча өр-яңа кебек ялтырый. Урта буйлы, чәчен бөдрәләтеп өскә кадап куйган, мөләем ханымны култыклаган. Кунаклар сүзне беренче башлады:

– Сәлам, Рәмзия, соңга калмадыкмы? – диде Самат.

– Хәерле кич. Кеше көттерәсең дип, үтерә язды, тынычлап чәч ясарга да, бизәнергә дә ирек бирмәде әтисе, ашык-пошык лабырдатып алып чыгып китте, – дип Наилә дә кушылды.

Наилә якын дуслар төсле сөйләшә. Гомер буе аралашып торганнармыни. Югыйсә, әле ныклап танышмаган да. Шул арада иренең пәлтәсен салырга ярдәм иткәнен сабыр гына көтеп торды, шарфларын матурлап, пәлтә җиңенә салды. Самат хатыны рәтләгәнне яңадан үзенчә бер ипкә китереп киемнәрен илтеп тапшырды.

– Әтисе, мин шарф бөгәрләнмәсен дип, җайлап кына куйган идем җиң эченә, ни эшләттең аны? Бик озак маташтырдың, – дип иреннән “номерок”ларны алып күн сумочка кесәсенә шудырды.

– Шома бит ул синең, пәлтәң җиңеннән шуып аяк астына төшеп пычранмасын өчен рәтләп куйдым.

“Үләрсең, боларны тыңлап торсаң. Юкка гына театр элгечтән башлана димәгәннәр икән. Үзләре бер тамаша”, – дип ирен барлады Рәмзия. Түшләрен ачып, курткасын җилфердәтеп килә газиз яр. Кырынырга иренде, “кызлар каратасым юк, синең белән барам ич” диде. Борыннары кызарган, үзеннән әллә каян тәмәке исе бөркелә.

– Киемеңне тапшырып кил, – дип боерды Рәмзия. Үзенчә, ягымлы итеп әйтмәкче иде дә соң, гадәттәгечә килеп чыкты ахры.

– Һы, ник көтмәдең, бергә элгән булыр идек, – дип мырлап баскычка юнәлде Фаил. Бергә диюе, билгеле, ник минекен дә элмәдең дип үзенчә үпкә белдерүе аның.

* * *

Күз яшьләрен тыя торган булмады бу спектакль. Кеше булмаса, тугарылып, үксеп елар иде Рәмзия. “Атам! Әйт, сөясеңме, сөймисеңме?!” Эх, шул мылтыкны кулына алып Рәмзия дә төбәп атар иде. Теләнеп, гомер буе әйтелмәгән сүзләрне сорап тилмермәс иде. Хәзер кирәкме инде ул, сөюләрең, яшьлектә назлап, иркәләп әйтмәгәч! Кирәк икән шул. Бирелгән гомерне тыныч кына, бәргәләнмичә яшәп бетерер өчен, кеше бәхетенә кызыгып хаталанмас, абынмас өчен, тупаслыгың кичереп алга таба балаларны үстерер өчен кирәк икән хәзер дә “сөям сине” дигән сүзне ишетү. Наиләнең җылы куллары беләгенә кагылганнан йөрәге кысылып куйды хатынның.

– Рәмзия, хәзер безгә кайтабыз, яме җаным, – оста шымчыдай, антракт арасында Фаилдән барын белгән бу хатын. Балалар тук, ашыгасы җирләре юк, иртәгә ял, үзләре машина белән килмәгән. Кыстауга каршы әйтерлек, бер сылтау табарлык түгел Наиләгә.

– Уңайсыз бит, – дип иңнәрен кагудан узалмады Рәмзия. Күңеле белән спектакль карый иде әле ул. Равил Шәрәфиев белән Дания Нуруллинадан аерыла алмый... Җаны елый иде.

– Фаил, сез ни дисез соң, ирләр хәл итесен әле, әйдә, – дип Рәмзияне җитәкләде Саматның хатыны, – Номерогыңны иреңә бир, алар киемнәрне алганчы, без матурланып чыгыйк. Кайтсыннар әле карчыкларына сокланып, – дип көлеп җибәрде.

– Безнеке аерым ич, Фаилгә уңайлы булмас, – диде Рәмзия.

– Әйдә, әйдә, номерокларны бирегез дә, без чират ала торабыз, – дип Самат сүзгә кушылды.

Уңган хатын Наилә. Бәлеше кайнар, тәмле, үзе ниндидер шифалы төсле дә. Чыннан да үзара да “әтисе-әнисе” дип кенә торалар болар. Хатыны ни эшләсә дә, иренең ризалыгын, ярдәмен көтеп тора. Үзе дә булдыра югыйсә, төшеп калганнардан түгел. Тегү фабрикасында күп еллар эшләгән, хәзер кайсыдыр кибеттә сатуда икән. Теле телгә йокмый, ягымлылыгына җитми. Үзләре шук сүздән, бер берсен кинәндереп алудан да тартынмыйлар.

– Сез гел шулай, кошлар кебек чөкердәшеп кенә торасызмы? – дип сорап куйды Фаил.

– Гел дип, һәр көн майлы калҗа булмый инде анысы. Әнкәсе усал безнең. Бураннар уйнатып, туздырып ташласа, кайсы яктан янына килергә белмәссең, – дип Самат көләргә кереште.

* * *

Гадәтләнгән тормышның кайсыдыр ягы кителеп төштеме, үзен югалткандай йөрде Рәмзия. Өн белән төш арасында гүя, шуларның аермасын тапмый йокы качты, ризыкның тәме югалды. Тел очында Наиләнең кайнар бәлеше эреп торгандай булса, колагында Саматның “әнкәсе” дип өзелеп торуы саташуга әйләнде. Ул гына да түгел. Фаилгә дә нидер булган. Озак-озаклап кырына, киемнәрен сайлап кия, үзе тәртипкә китереп куя. Улларына да әниләрен көтеп ятмаска, үзләренә ризык әзерләргә, артларыннар юып, җыештырып куярга куша. Сизенә Рәмзия, иренә нидер булган. Сакаллы сабые, егет булганмы, ир булып өлгереп күңеле берәр хискә бирелгәнме.

Рәнҗеп әйткән баягы сүзләре яшьлек кайтавазы булып колакта чыңлый. Иренең гашыйк булуын ихлас теләгән иде шул хатын. Хәтта өйләндерергә дә әзер иде үзен. “Хәерлегә булсын”, – дип командировкага җыена башлады Рәмзия. Яңа, кызыклы проектка алынырга тәкъдим иткәч бик теләп риза булган иде. Ул хакта берәүгә дә сөйләп тормады. Шатлыгын уртаклашыр кешесе булмаганга күптән күнегелгән. Улларына гына ике атнага китәсен аңлатып юл чемоданын тутырып ишек төбенә чыгарып куйды хатын. “Фаилгә әйтмәдем түгелме соң?” – дип уйларга өлгермәде, ире дә кайтып керде. Кулында ак розалар бәйләме, авызы ерык, үзе пөхтә, матур, бераз уңайсызланган кебек тә. Чемоданны күргәч ирнең йөзе үзгәрде. Җитмәсә бүлмәдән олы уллары:

– Әни, бүген үк китәсеңме, бераз кичектереп булмыймы? – дип кызган уйлар табасына май өстәгәндәй итте. Фаил югалып калды. Йөзенә чыккан аптырау, каушау ниндидер курку белән алышынды.

– Рәмзия, алай эшләмә, кирәкми. Бер генә мөмкинлек бир. Икебезгә дә бер мөмкинлек бир. Каргышың төште бугай, шуны әйтәсем килеп йөри идем. Китмә, син безгә кирәк, – дип башын читкә борды...

Альбина Гайнуллина #хикәя