Әминәнең күңеле бер дә тыныч түгел иде. Яңа нигездә тормыш бик шомлы, хәтәр вакыйгалардан башланды. Төннәрен дә әле саташып, әле бастырылып , тыны кысылып, шыпыр суга батып уяна иде яшь килен. Югыйсә, яту белән изрәп йокыга китә, матур төшләр керә! Имеш, яшел болында шаулап утырган яшь агачлар арасында иптәш кызлары белән җиләк җыялар, такыялар үреп кияләр. Кояш нурларында коенып су керәләр. Кинәт шул иптәш кызлары буа башлый, суга батыра һәм бөтен күркәмлелек җан өшеткеч саташуга әверелә. Алга таба бу хәлләрнең хәтәр мәхшәргә әйләнәчәген белми иде әле Әминә.
Килен булып төшкәч, кыз балага яңа җирдә тормыш корып җибәрүе, чит кешеләрнең яшәү рәвешенә ияләнеп китүе болай да җиңел түгел. Ләкин гадәти тормыш мәшәкатьләре алдында гына баш иеп, сынып-сыгылып төшә торганнардан түгел иде Галинурның хатыны. Тәмле телле, якты чырайлы киленне күрше-күлән дә тиз арада үз итте, яңа ахирәтләр, сердәшләр табылды.
Рәхәттә яшисеңме, михнәттәме, вакыт барыбер уза. Йокысыз куркыныч төннәр, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш белән тулы көннәр бер-берсен алыштыра торды. Атналар, айлар үтте. Әминә ир бала тапты, ире исеменә аваздаш булсын диеп аңа Газинур дип куштылар.
Оныгына бер ай чамасы тулганда, каенана шәһәрдәге кызына кунакка китте. Бәйрәм көннәре булганлыктан, авыл клубында концерт оештырдылар. Галинур да тамашадан читтә калырга теләмәде. Клубка чыгарга җыена башлады. Яшь хатынга бу, әлбәттә, ошамады. Ул ялгызы бала карап ятсын, ә ире яшь егеттәй кәеф-сафа корып йөрсен! Үзен урлап алып кайткан иренә күңеленнән бик рәнҗеде Әминә. Яратышып йөргән кешесеннән аерып, үз итте бит аны Галинуры.
– Мине ялгызымны калдырып йөрердәй булгач, нигә өйләндең соң? Улыбыз үскәч, икәү бергә йөрербез. Чыгып йөрмә инде, күрмәгән тамашаң түгелдер, – диеп үтенсә дә, ире Әминәнең сүзенә колак салмады. Ишек шапылдап ябылган арада нидер өзелгән төсле булды. Бер-береңә ышаныч, ярату җепләре шулай акрынлап өзелә микән?!
Эшсез утыруны өнәмәгән Әминә Газинурын ашатып, юындырып бишеккә салды. Тамагы тук сабый мес-мес килеп йоклый. Алсуланып торган бит алмаларын, кечтек кенә борынын үбеп туя торган түгел. Үзеннән күкрәк сөте исе килә. Ул искә әнкәсенең халатына төшерелгән болын чәчәкләре исе дә ияргәнме шунда. Бала исе булганда хушбуйларың читтә торсын. Бала имезеп йоклату рәхәтеннән иренә үпкәләгәне дә онытылды хатынның. Күкрәкләрен бисмилла әйтеп сыпырып куйды да, савыт-сабаларны җыештырырга аралыкка кереп китте Әминә. Табакка су әзерләгән арада улы калган түр бүлмәдән “чык” иткән тавыш ишетелде. Кулындагы чынаягын кая куйганын да абайламый, бүлмәгә атылып чыкса, Газинуры юк.
Өй түрендә ястыкта яткан бер айлык бала юкка чыккан! Куркуыннан тәннәре чемердәгән хатын кая барырга, ни эшләргә белми торган арада карашы белән бүлмәне барлап чыкты. Күргәннәренә адәм баласы ышанмаслык! Ниндидер көч баланы почмактагы он савытына капландырып салып куйган. Сулышына он капланган сабый шунда тончыгып ята. Куркуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән Әминә улын савыттан йолкып алганын, калтыраган куллары белән сабыеның авыз-борыннарына тыгылган онны савыт-саба юарга әзерләгән суда юганын төшләрендә кабат мең кат күреп уяначак әле. Галинур кайтып кергәндә еларлык та рәте калмаган хатын куркуыннан сүз әйтә алмаслык дәрәҗәдә иде. Булган хәлләрне, иренә көч-хәл белән, иҗекләп, тотлыга-тотлыга аңлатты ул.
– Җүләрләнмә, синең балаңа кем тисен? Миңа үч итеп үзең салгансыңдыр әле... – димәсенме кырыс ир?! Әминә телсез калды. “Йә, Ходаем, мине үз баламны үтерүдә гаепләп төрмәгә җибәрерләр иде. Нәсел ыруыбызга “кеше үтерүчеләр” исеме тагып, көн күрсәтмәсләр иде”, – диеп уйлый-уйлый, төне буе елап чыкты ул.
Баштарак: “Сиңа гына тияләр”, – дип Әминәгә ышанмадылар. Тора-бара каенанасы да, Галинуры да йорт җирләренең тыныч түгеллегенә инандылар. Гаилә тынычлыгын бозучы явыз көчкә “Теге нәрсә” дигән исем дә тактылар.
Күзгә күренмәс “Теге нәрсә” Әминәне кыерсытуын дәвам итте: әле тап-такыр җирдә төртеп екты, әле баскычтан бәреп төшерде. Яккан миченең ялкынын бишмәтенә салып та яндырды, өстәлгә алып куйган кайнар ашлы казанны да яшь хатынның өстенә капландырды.
Вакыт кына ваемсыз. Әкрен генә акты да акты. Газинур үсә торды. Аңа иптәшкә энекәше, Разинур дөньяга килде. Шулай бервакыт Әминә олы улына: “Улым, син хәзер дәү инде! Бәбине кара, яме. Тавышланып уйнама, энекәшең йокысыннан уянмасын”, – дип малларны ашатырга чыгып китте. Каенанасы да ишегалдында кайнаша иде. Чәрелдәп кычкырган бала тавышы ишетеп, өйгә керсәләр «аһ» иттеләр. Бишек идәнгә төшкән! Бала әйберләре чәчелгән... Разинур юк. Тавышы ишетелә, үзе юк. Каенанасы: “Галинур кайтса, үтерә бит безне, киленкәем. “Теге нәрсә” баланы кая куйды микән?” – диеп елый, җитмәсә. Эзли торгач, баланы мич астыннан таптылар. Шул арада ул баланы киптерергә дип кертелгән утын артына ничек яшерә алгандыр теге шайтан. Монысына берәү дә төшенә алмады.
Яңа йорт салу эшләрен Галинур мөмкин кадәр кызурак тотарга тырышты. Хатынының җәфа чигеп яшәве аны нык борчыды. Балалары өчен дә курыкты ул. Иске йортларын сүткәндә Әминә соңгы ике ниргәне алдыртмады. Морҗаны да төбенә кадәр сүтәргә ирек бирмәде.
– Зинһар, калдырыгыз, “Теге нәрсә” ияреп кайта күрмәсен, – дип үтенде. Күршеләрендәге ялгыз карчыкның шул ниргәләрне кисеп ташыганын күргәч тә:
– Мөнҗияттәй, калдырсана! Шайтаны ияреп өеңә кайтыр. Тынгы күрсәтмәс бит үзеңә, – дип әбинең каршысына чыкты Әминә.
– Әй, кызым, минем колагым ишетми бит. Күзләрем дә начар күрә. Нишләтсен ул мине! Мичкә ягарга утын булса, миңа барыбер, – дип Мөнҗияттәй үзенекен итте. Күп тә үтмәде, карчык өенә кергән ике кыздан зарлана башлады. Яткан җиреннән төртеп төшерәләр, ашаган ризыгын авызыннан тартып алалар икән.
Шулай йөри торгач, күрше әби тәмам акылын җуйды. Бөтен кешегә карата да усал булмады ул убыр. Авылдагы бер хатынга кереп авыруын ничек дәваларга өйрәтеп чыгып киткән. Аның күзенә пөхтә, ягымлы авыл хатыны булып күренгән. Ничек кенә булмасын тора-бара “теге нәрсә” акрынлап онытыла барды. Ул яшәгән йорт урынында тармакланып шомырт агачы үсте. Яз көне, шомырт шау чәчәккә күмелеп, ак шәлен бөркәнеп утырганда: “Убырны күрдек! Актан киенгән... шомырт төбендә йөри иде”, – дип сөйләүчеләр табылды шулай да... Ул агачның чәчәген өзәргә, шомыртын ашарга кыймады авыл кешесе.
Альбина Гайнуллина #хикәя