Өй алдына чыккан җирдән язның матурлыгына исем китеп торам. Куралтыларны алсу нурга төреп, читкәрәк салып куйган сап-сары мунча артына кызарып кояш тәгәри. Әнкәем, җаныкаем ялгыз башы дип тормады, тырышты. Мунчасын да салды, дөньясын да тартты... Түбә кыегына тезелгән боз сөңгеләре белән шаярган нурлар, әлеге мунча тәрәзәсенә төшеп, әллә нинди шәмәхә төсләргә керә. Абзар тәрәзәләренә дә пәрдә корылган төсле, аллы-кызыллы шунда. Матур инде, кыскасы. Ә һавасының рәхәтлеге! Үпкәнең төбенә кадәр тутырып сулыйсы килә. Шунда: “Ник бу кадәр тансык, ник бу кадәр сагындырган икән соң бу күренеш”, - дигән уй кагылып китә җанга. Картайган йорт тирәләре, искергән лапасларның матурлыгы ничек моңарчы күзгә ташланмады икән. Ничек шушы гүзәллекне күрми яшәлгән соң әле?! Йөгереп кенә өй эченә кереп китәм. Чоланның кечкенә тәрәзәсенә төшкән яктылык ишек ярыгыннан мине күзәтеп, күз кысып кала төсле артымнан. Үземнең кечкенә бүлмәмә атылып керәм дә хәзерге телефонымны алам имеш. Чукынчык, зарядкасы беткән