Найти в Дзене
Хикәяләр

Догалы колбаса кисәге

               Догалы колбаса кисәге

  - Өшкерергә кирәк сине, - диде Фәнзилә бердәнбер кызына, башыннан сыйпап. Эштән куылганга күрә, кызы Алсу әнисенең итәгенә кайтып елады. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулыннан килми иде. Югыйсә, 5 еллык Югары уку йортын бетергән, математиканы яхшы белә, әмма эштә ул хаман бәхетсезлекләргә юлыгып торды. 

- Әни, нинди өшкерү инде, мин магияга ышанмыйм, - диде Алсу күз яшьләрен сөртеп. Әнисенең ул төрле ырым-шырымнарга ышанганына, күрәзәчеләрнең сүзләренә колак салганына, бигрәк тә күз тиюдән уттан кебек курыкканына нык гаҗәпләнә иде. Берничә мәртәбә бу хакта ул аңа үз фикерләрен яңгыратып караса да, ахыры Фәнзиләнең үпкәләве белән тәмамланды. 

- Алай димә, кызым, өшкерү – магия түгел ул. Сиңа, әбиең янына барып кайткач, рәхәт булып китәчәк! Менә күрерсен! Алайса елыйсың да елыйсың. Елау – елауны чакыра дигәннәр элек-электән. 

- Юк, мин бармыйм. Ничек инде дога укып кына бөтен проблемалардан арынып булсын, ди?!

Фәнзиләнең йөзе кызара төшеп: “Алайса ул ничек үлеп барган этне дә коткарып калды соң?!”

Бу сүзләрдән Алсу таң калды. Ишек алдында бәйдә торган Актырнакмы? Аны яратып үстергән эте үлер хәлендә булган? Мең төрле сораулар пәйда булды. 

- Әйе, кызым. Актырнагыбызга күз тигән иде бит, син Казанда чакта. Барлык кергән күршеләрнең исе китә иде аңа карап, “йоннары ничек ялтырап тора” дип сөйләнделәр. Кәһәр, ник берсе шунда төкереп куйсын. 

   Әйе, Актырнак чыннан да үзенә күрә аклы каралы матур маэмай булып үсте. Тау башларында җитез итеп кичләрен чабып кергәләде; чакырылмаган кунакларга өреп, өйне тугры саклады. Фәнзилә сөйләгәне буенча, бер мәлне аңа күз тиде. Тамагыннан ризык үтми башлады, күзләре моңсуланып, бөтенләй ашамас булды. 

- Ипи дә биреп карадык әтиең белән, сөт тә...Хәтта колбаса кисәге дә! Бернәрсәдә ашамады. Әтиең, аның кабыргаланына карап, бик борчылды: “Үлә инде, бичара, үлә” дип өметен өзде. Мин шул чарасызлыктан барырга булдым әбиеңә. Актырнакны югалтасы килмәде, кызым.

Фәнзилә үзенең әбиеңә баруы хакында бәйнә-бәйнә сөйләде. Сөйләгәндә, аның күзләрендә яшь бөртекләре күренгәләде. 

Изге дога

  Фәнзилә иртә белән Актырнакка ашарга салырга чыкты. Пилмән ашына маэмай борынын да төртеп карамады. Әлсерәп, оясы кырыенда ята бирде. Фәнзилә аның башыннан сыйпап, яратты да, әбиеңә юл тотты. 

  Мөнирә әбиең үзе генә тора торган карчык иде. Сугыш елларында туганга күрә, авылда ирләр җитмәгәнгә күрә, кияүгә чыкмыйча калды. Бөтен гомерен дингә, дога укуга багышлады. Һәрвакыт ак шәлгә төренеп, тәсбих тартып, көннәрен уздырды. Авыл халкы аның янына җан тынычлыгы артыннан килә иделәр. Һәрберсе үз әниләре белән сөйләшкән сыман хис иттеләр. Күчтәнәчкә кәнфитләр, сөтләр күтәреп килделәр. Фәнзилә дә эт кайгысы белән аңа килде. Мөнирә әби аны җылы каршы алды:

- Иии, җанкам, кер әйдә, кер, - дип бусагадан ул аны каршы алды, - Нихәл яшәп ятасыз, Фәнзилә?

- Исәнме, әбекәй, - диде ул аңа йомышын әйтергә кыенсынып. – Без ирем белән икәү генә торабыз авылда, кызыбыз Казанга китте бит инде. Берәр иптәш булсын дип, көчек алган идек. Бик тәртипле, матур эт улып булып үсте ул, тик менә соңгы арада аңа нәрсәдер булды. Ашамый, - хатын тирән сулыш алып, - Үлер дип борчылабыз.

   Мөнирә әби башындагы яулыгын рәтләп куйды да, торып, суыткыч янына таба атлады. Аннан бер колбаса кисәген тартып чыгарды. 

   Фәнзилә моны күреп: “Колбаса ашамый ул, биреп карадык инде без аны...” – дип әйтте. Мөнирә әби аңа җавап кайтармыйча, колбасаны кулъяулык өстенә куйды да, дога укый башлады. Бүлмәдә тынлык урнашты. Бары тик үз эченнән генә ишетелер-ишетелмәс кенә әби укыган тавыш ишетелде. 

Берничә минуттан, Мөнирә әби колбасаны төреп куеп, Фәнзиләгә сузды:

- Мә, җанкам, кайткач этеңә ашатырсын. Карап торырсың, ул аны ашаячак!

Фәнзилә колбаса кисәген, рәхмәт әйтеп, кесәсенә салды. Өенә ул кош тоткандай, очынып кайтты. Туры Актырнак янына килеп, колбасаны тәлинкәсенә куйды. 

- Бу сиңа, Актырнак, аша инде, зинһар. Мин карамыйча да тора алам, - дип, арты белән аңа борылып басты. Берничә минуттан соң, чылбыр тавышы ишетелде. Эт яткан җиреннән торып, иснәнергә тотынды. Колбасаны тоеп алгач, этнең күзләре янып китте. Як-ягына карап, өреп җибәрде, ә аннары...ниһаять ашады. Ничә көнгә беренче мәртәбә тамагыннан ризык үтте.

***

  Алсу әнисенең сөйләгәннәреннән соң тагы да уйга батты. Дога укылган колбаса кисәге яраткан Актырнагын коткарган булып чыга?

- Гаҗәп күренеш бу, әни, - диеп салды. 

- Мин сиңа әйтеп торам, барып кайт син әбиең янына, бәлки файдасы булыр?