Теләче районы Шәдке авылында яшәүче Равил абый Шәрәфетдинов безнең каллективны яхшы белә. Кем декретта, кем отпускта, барыбызны да барлап тора. Без дә аны күптән үз итеп бетердек инде. Берсендә: “Нурия апаң белән 50 елдан артык бергә яшәдек, алтын туебыз белән котлаучы да юк”, – дип шалтыратты ул. Шунда өлкәннәрне сөендереп бер кереп чыгарбыз, әлеге гаилә турында берәр язма бастырырбыз дип күңелемә салып куйган идем. Равил абыйның үзенә дә шулай дидем. Без килгәндә хуҗа өйдә булмады. Килү вакытын ныклап әйтмәгәч, үз эшләре белән чыгып киткән. Хатыны Нурия апа каршы алды безне. Бераз тартынып торганнан соң җае белән генә үткәннәрен сөйләп китте ул.
– Минем кыз фамилиям – Гыймадиева. Шушы авылда, өстәге урамда гына тора идем. Равил мине бишектән төшүгә, 19 яшьтә үк алып китте. Биш бала үстердек. 42 ел кайнана белән тордым. Яше йөзгә тулырга биш кенә ай кала үлеп китте әни. Бик булышты ул безгә. Үзебез гомер буе колхозда эшләдек. Кул белән егермешәр сыер саудым. Аннары “родильный”да бозауда эшләдем. Пенсиягә чыкканчы шул фермада булдым инде.
– Сагындырамы элекке вакытлар?
– Әйтәсе генәме, төшкә керә! Элекке фермалар, бергә эшләгән иптәшләр белән саташыплар бетәм. Хәзер тормыш җиңелрәк үзе, бәдрәф өйдә, суның җылысы да салкыны да кранда. Кызлар, киленнәр кайтып өйләрне юып бирәләр, ирләре бишесе дә тышта, урамда эшлиләр. Равил аларның кайтуына эшне әзерләп кенә тора. Мәш киләбез. Өч малай ике кыз иде, ике улыбыз үлде шул. Берсе әле ике ел элек кенә 48 яшендә яткан җиреннән китеп барды. Авылда, күрше урамда гына торалар иде. “Әни, Рафис үлде бит”, – дип килен шалтырата. Кечкенәсе районда иде. Анысын 35 яшендә җирләдек. Икесе дә тиз үлем белән, көтмәгәндә калдырып киттеләр. Киленнәр әле дә бик килә, булышып, аралашып торалар. Казанда яши торган улым кайтып булыша.
Нурия апа уллары турында бик сөйлисе килсә дә күз яше ирек бирмәде. Сүзне икенчегә бордык. Равил абый турында сораштыра башладым.
– Ул бик сөйләшүчән, бик өлгер кеше. Бер дә тик торганы юк. Хәл җыярга кереп яткан урыныннан кинәт сикереп тора да “минем бу эш бар бит әле” дип чыгып йөгерә. Тынгысыз ул. Миңа да өйдә эш калдырмый. “Ашарга пешереп торсаң, шул җиткән” ди. Өч йорт салды ул. Без Равилне “эш атасы” дибез. Кулыннан килмәгән, булдырмаган эше юк. Тимер белән, агач белән эшли, төзүче, сварщик та, газовик та, таксист та ул. Бөтен техниканы белә, терлекчелектә дә тәҗрибәсе шактый. Хәзер олы терлек тотмыйбыз инде, чебешләр генә. Аларны да Равил абыең мин торганчы карап куя.
Нурия апага январьда 70 яшь тулган. Равил абыйга бишенче июльдә 73 яшь тулды. Икесе бергә 51 ел гомер иткәннәр. Ләкин күрүче дә, котлаучы да булмады дип үпкәли өлкәннәр. “Открытка гына бирсәләр дә күңел булыр иде” ди Нурия апа.
– Кылтыр-мылтыр йөреп торсак, шул җиткән инде безгә. “Ярый, карчык, син бар әле, синнән калмасам гына ярар иде, бик рәхәт синең белән”, – дип кенә тора Равил абыең. Мин аны ачуланам инде, күпне сөйләмә, артык кысылма дип дилбегәсен тартып кына торам. Үзе бик әйбәт ул. Җаны гына тынгысыз, тәртип ярата, дөреслек даулап йөри. Менә шул ягы бар. Туры әйткән кемгә ярый, кемгә юк бит. Ә яшь вакытта төрле чаклар була инде, кеше сүзе дә керә арага. Ир кеше бөтенләй эчмичә дә тормый. Ләкин иң авыры – балалар хәсрәте, чиратның бозылуы. Улларым исән булса шундый рәхәт булыр иде бүгенем. Равил абыең да бик авыр кичерде, гел сөйләп тора малайларны.
Улларын искә алуга күз яшенә буыла хуҗабикә. Үзе бик ачык, көләч ханым, шул бала хәсрәте генә бәгыренә төшкән күрәсең. Без чәйләп, сөйләшеп утырган арада Равил абый үзе дә кайтып җитте. Нурия апа хафага төшеп:
– Әллә нәрсә сөйләшә күрмә, уйлап сөйлә. Алар теге “гормофонмы-диктофонмы”, әллә нәрсәләренә яздырып баралар, – дип ирен тәртипкә өйрәтә башлады. Эльмира Флүнне күрүгә аеруча куанды Равил абый.
– Кызлар, Аллага шөкер биш бала үстердек. Җәмәгатем белән 51 ел бергә яшибез, аяк-куллар бераз кыйшая башлады инде, ләкин яшәрлек әле. Ә гомергә килгәндә ул еллар 51 сәгать кебек үтте дә китте. Без аны сизми дә калдык, – ди хуҗа. Кайда югалып торуын, өйдә булмавының сәбәбен сорыйм.
– Районга барып кайттым, – ди. – 73 яшькә җитеп хәзер таксист булып эшлим. Кешенең техникасы юк бит инде. “Зинаһар менә шунда гына алып барып кайт әле”, – дип киләләр. Мин сөйләшә беләм, кирәк җирләренә алып барам, алып керәм. Әбиләрне җитәкләп булнисләрдә йөртәм, врачлар да беләләр мине. Кешегә изгелек булсын дип йөрим мин. Бензинлык азрак акча бирәләр инде. Өйдә ятасы килми бит. Маллар юк хәзер, бераз умарта гына тотам. Бабалардан, үзебездән артып калганын бераз сатам.
– Безгә еш шалтыратканыгыз өчен авыл идарәсе башлыгы үпкәләмиме сезгә?
– Без аның белән дуслар да, дошманнар да түгел. Мин булганын әйтәм бит. Тырнак астыннан кер эзләп йөрмим, гайбәт сөйләмим. Шушы авыл, шушында яшәгән халык өчен тырышам, үзебезне борчыган мәсьәләрне генә кузгатам. Юл белән без генә шулай кахәрләнәбез бит. Кайсы районны алсагыз да, асфальт кермәгән бер авыл юк. Биш километрга якын араны ничә ел төзәтә алмауларына ис китә. Халык эндәшми бездә, башын игән. Миңа тегендә барырга вакыт җиткән, артыгы кирәк түгел. Үзләре өчен әйтәм, ә җыелышта кул да күтәрүче, сүзне дә куәтләүче юк, куркалар. Ике йөздән артык хуҗалыгы булган, кайчандыр миллионер колхоз иде бу. Әгәр мин булмасам сыер фермасы да бетәсе иде. Мактанган кебек буламы монысы? Ләкин мин башкаларның битарафлыгына, ваемсызлыга гаҗәпләнәм. Безгә председатель булып Керәшен Казысыннан бер кеше килгән иде. Безнең сыерларны залогка салып, колхозны бурычка батырып китте бу. Бер заман авылга җитәкчеләр, милиция килеп тулды. Ленин бабай шикелле шул халык арасына килеп кердем дә сөйли башладым. “Тишек ботинка белән безгә эшкә килгән председательнең хәзер бөтен гаиләсе иномаркада йөри, без шуның өчен ферма маллары белән түләргә тиешме?” – дип кычкырдым, туктаттым. Главалар килеп кул кыскан булды.
– Равил абый, гаилә темасына кайтыйк әле. Ир кеше хатын-кызның кадерен кайчан белә башлый?
– Олыгайган көндә, менә хәзер. Кулдан бөтен эш килсә дә, безне барлап, җыеп, тәрбияләп, туры юл күрсәтеп, кызып киткән чакта тынычландырып торучы бер якын кеше кирәк. Кайгы килгәндә таяныр тыл кирәк. Серең уртаклашыр, картлык көнеңдә зарың сөйләшер иптәш кирәк. Хатын-кыз югалмый ул, ә ир кешегә үзенә генә авыр. Ир кеше кайгыртучысы булмаса таушала, туза.
Равил абый, Нурия апа белән май аенда күрешкән идек. Әлеге язманы ашыгып эшлисе килмәде. Иркенләбрәк, бөтен күңелне биреп, тәмләп язарга җай тумый торды. Ә узган атнада Равиль абый шалтырата. “Нурия апаң белән фотога төшереп киткән идең безне. Газетаның бер почмагына гына булса да чыгар инде шул фотоны. Истәлек булыр иде. Кырыгы җитеп килә, ялгызымны калдырып китте бит Нурия апаң да”, – димәсенме. Йөрәк. Инфаркт. Шушы хәбәрне ишеткәч ярты дөньям кыелып төшкән кебек булды. “Бүген бар – иртәгә юк кеше”... Ә без план корабыз, нәрсәнедер кичектерәбез, каядыр ашыгабыз. Ахырда күпме әйбергә җитешми калабыз.
Альбина Гайнуллина ("Акчарлак" газетасы)