Дәрдемәнд, ягъни Закир Рәмиев — ХХ гасыр башы татар мәдәниятында күренекле урынны алып торган шәхес. Шактый уңышлы эшмәкәр, күп малга хуҗа булган бай татар сәүдәгәре Закир Рәмиев милли-мөселман җәмәгатчелеге тормышында тарихи әһәмияткә ия булган зур мәдәни, иҗтимагый эшләр башкарган. Вакытлы матбугат ачу эшен Рәмиевлар берничә тапкыр башларга тырышалар, ләкин патша хөкүмәте Идел-Урал өлкәсе татарларына мондый мөмкинлек бирергә теләми. 1905 елгы инкыйлаб кына хөкүмәтне ил халыкларының рухи ихтыяҗлары турындагы карашларын үзгәртергә мәҗбүр итә. Ниһаять, Рәмиевлар Закирның турыдан-туры идарәсе астында 1906 елның 21 февралендә Оренбургта чыга башлаган «Вакыт» исемле татар газетасын ачарга рөхсәт алалар. Башта атнага ике-өч тапкыр гына чыгып килгән, соңрак 3600-5000 данә тираж белән бастырылган, татар җәмгыятендә иң күп укылган һәм абруйлы милли либераль газета булган "Вакыт«ның редакторы булып татар китапларын бастыруда беренчеләрдән булган язучы Фатих Кәрими раслана. Мәгълүмати, әдәби һә