Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

“Ул кешене утыртып миңа ни файда?!”

Таһир абый.
Таһир абый.

“Көннән көн авыр икән ул. Кабергә кергәнче төзәлмәс бу яра, әрнүе артканнан-арта гына...” – дип Гөлсәрия апа Ибрагимова өзгәләнә. Ире Таһир абый сабырлыгын корыч ирләр кулына чорнап тормыш сынауларына бирешми, йөрәге әрнүен тышка чыгармаска тырыша. Ә бүлмә саен кызларының фото сүрәтләре. Түрдә, телевизор өстендә портрет тора. Әти кеше сынатмаса да, эчтән сыкравын да яшерми: “Авыр инде, авыр. Сүрәтенә карап кына юанырга калды бит,” – ди. 2018 елның 4 нче январендә Казан-Шәмәрдән тарссасаның 64нче километрында дүрт кешенең гомере өзелде. “Иркен, тигез юлда бит...” дип аптыраучылар да аз булмады ул вакытта. Каршыга чыккан Хюндай машинасының шоферы йоклап киткән дигән фаразлар да йөрде. Гөлчәчәк һәм Рамиль Дәүләтшиннар дуслары белән ВАЗ-2114 машинасында Казанга, театрга барырга чыкканнар. Рульдә Рамиль, арткы утыргычта Муртазиннар гаиләсе: Нияз белән Алинә, һәм Алинәнең бертуган энесе булган. Бары тик Муртазин Нияз гына исән калган.

– Авария турында ничек белдегез?

Гөлсәрия апа:

– Ул көнне иртә белән Гөлчәчәк кечкенә кызын, Зәринәне кертеп чыкты да, эшкә китте үзе. Сәгать икенчеләрдә шалтыратып: “Без Казанга барабыз әле” диде. Икенче унбиш минут иде. “Малайлар беләнме?” дип сорадым. Балаларны каникулда Казаннан йөртеп, төрле атракционнарда уйнатып кайтырга ниятләп торалар иде алар. “Дуслар белән, балаларны алып барасы булсак, Зәринәне калдырмаган булыр идек”, – диде Гөлчәчәк. Алдагы төнне Таһир белән бөтенләй йоклый алмаган идек. Шул хакта да сөйләшеп алдык.”Зәринә нишли?”, – дип сорагач, “Әтиең белән кереп яттылар әле.” дидем. “Әни, син дә төн буе йокламаган бит, бар ял итеп ал, ятып тор бераз булса да”, – дип саубуллашты кызым. Аннан соң унбиш минут та үтмәде. Шалтыраттылар.

Таһир абый:

– Малай белән бардык (Гөлчәчәкнең энесе). Без килгәндә кияүне машинадан алмаганнар иде әле. Мәтәскә урманын чыгып 100 метр узуга бәрелешкәннәр. Каршы яктан килгән ир йокыга киткән ахры. Безнекеләр “четырнадцатыйда”, тегенеке иномарка. Аның машинасында 5 яшьлек баласы белән йөкле хатыны да булган. Кияү бәрелмәс өчен кырыйга алган, бу да шул якка ук килеп чыккан. Рулен ялгыш борганмы... Күрәчәкләре булгандырмы.

– Рамильнең видеорегистраторы юк идеме?

Таһир абый:

– Тапмадылар аны. Машина бик нык изелгән иде. Гәүдәләрен дә салонны кисмичә чыгара алмадылар.

– Балаларга ничек әйттегез?

Гөлсәрия апа:

– Олысы Илназдан яшермәдек, ул:“Исламга әти-әниләрнең үлгәннәрен әйтмәгез”, – дип сорагач, кечкенәсенә көнендә үк сөйләмәскә булдык. “Әби, әниләргә операциягә акча җитәме? Җитмәсә, минем дә җыйган акчам бар, аны да кушыйк”, – дип яныма килде сабый. Үлгәннәрен белмәгәч, больницада дип уйлаган. Психологлар ярдәме белән әйттек кабат. Ә төпчегенә, Зәринәгә сөйләмәдек. “Әни һавада, әни безне күрә” дип йөри бала, үлемнең нәрсә икәнен аңламый бит әле ул.

– Хәзер дә белмиме Зәринә?

Гөлсәрия апа:

– Без әйтмәдек. Шулай да берсендә “минем әни үлде мени” дип кайткан иде. Берәрсе ялгыш ычкындырган күрәсең. Минем елаганны күрсә: “Әбием, син әнине сагынып елыйсыңмы? Әтиемне дә сагынасыңмы?”, – дип сырпалана башлый. “Әби, син мине яратасыңмы?” дип әнисенең фотоларын тотып кочагыма кереп утыра. Еламыйм дисәң дә, күз яшьләрен тыеп булмый бит, ирексездән коела. “Әни” дип дәшәсе килә сабыйның, “әни” сүзен әйтер кешесе генә юк. Шушы өч бала хакына да гомерләрен сакламаган бит Ходай Тәгалә.

– Аварияда гаепле булган кешегә нинди карар чыгардылар?

Таһир абый:

– Аңа 3 ел поселение бирделәр. Без өстендә тормадык. Ул кешене утыртып миңа нинди файда? Балалар кайтмыйлар. Авариядән соң берничә көн узуга килеп җиткән ул, гафу үтенде. Хатын аның янына чыкмады, сөйләшә алмыйм диде. Үзем генә сөйләштем. “Ни кирәк сорагыз, ярдәм итәм”, – ди. Моральный ущерб 250 шәр мең ике якка түләргә кушканнар, аз-азлап күчерә шуны. Кодалар ягына тулаем 250 мең итеп бирде, ул акчаны балаларга квартир алганда куштылар кодалар.

– Кайдан алдыгыз квартира?

Таһир абый:

– Казаннан ике бүлмәлене алдык. Бер бүлмәледә абыйлары янында кечкенәсенә читен булыр, кыз баланың үз почмагы булсын дип тырыштык. Кабат үзләре карарлар.

– Гөлчәчәкләрнең фатирларын, кибетләрен саткансыздыр?

Таһир абый:

– Кибетне, товарны саттык анысын. Ә фатир белән җиткергән йортлары тора. Өйләренә газ гына кертәсе калган иде, 9 ел җиткерделәр. Олы малайлары: “Мин институтка киткәнче күчәбезме инде анда?” дип сораганын сөйли иде Гөлчәчәк.

– Хәзер ничек балалар?

Гөлсәрия апа:

– Безнең белән, опека эшләдек. Алланың биргәненә шөкер, балалар тыныч, укып йөриләр. Хуҗалыкта булыша олысы. Кыз бакчага йөри, бабасы илтеп куя, сәгать биштә менеп ала. Зәринәгә дүрт тулмаган иде әле әти-әниләре үлгәндә, хәзер менә биш була. Ильназга олысына быел 14, кечкенәсе Исламга 10 тулды. Кечкенәләре бераз елаштырып ала инде, сабыйлар бит ул. Сагыналар.

– Ә үзегез ничә яшьтә?

Таһир абый:

– Гөлсәрия апаңа 60, миңа да киләсе елда 13 нче майда 60 тула.

Гөлсәрия апа:

– Кызыма майда 35 туласы иде, кияүгә сентябрьдә – 40. “Икебезнең дә юбилей быел” дип йөргәнннәр иде, менә январьда үлгәннәренә ике ел була инде.

Өч бала укытырга пенсиягез җитәме?

Таһир абый:

– Аллага шөкер, булганы белән. Минем пенсия собханалла. Дүшәмбедә армиядә, связьдә хезмәт иттем. Авариягә эләгеп, инвалидность алдым. Мин шофер, ботальон командирын йөртә идем. Отпускка кайтырга чыктым. Рульгә яшь малайны утырттылар. Бу бала юл чатында туктап тормады, каршы килә торган 16 тонналы краз алдына килеп тә керде. Шофер кырыенда утырып барган майор шунда ук үлгән, мин 3 көннән соң аңыма килдем. Мәрхүм әни: “Бәндәнең туганда ук нәрсәләр күрәсе, кайчан үләсе җилкәсенә язылып куелган.”, – дип әйтә иде. Шул хак күрәсең.

Гөлсәрия ханым.
Гөлсәрия ханым.

Гөлсәрия апаның өзгәләнүләре, Таһир абыйның үрнәк сабырлыгы, Ильназның ипле генә сөйләшүе, киләчәккә булган планнары белән уртаклашуы әле дә күз алдында. Бу балаларның әби-бабаларына Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык бирә күрсен.

Хәзерге заман тормышын машиналарсыз күз алдына китерә торган түгел. Гел юлда, гел машинада диярлек бит без. Быел гына да Татарстанда 3220 ДТП булып, 238 кешенең гомере өзелгән. Уйланырлык. Сак булыгыз, имин йөрегез.

Альбина Гайнуллина (2019 ел "Акчарлак" газетасы)