Найти тему
Балтаси - Хезмэт

💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…

Кичә 61 нче яшендә Татарстанның атказанган артисты, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры @tufan_teatr җырчы, гармунчы артисты Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы вафат булды…💔

Сәйфетдинов Наил Шәрипҗан улы 1961 елның 22 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Кили авылында туа. 1983 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 1983-1985 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1999 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында артист булып хезмәт куя…

💐 Наил Шәрипҗан улы белән хушлашу мәрәсиме бүген, 1 мартта (сишәмбе) 10.00 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда үтә. Наил абыйны туган авылы Килигә алып кайтып җирләячәкләр 🙏🏼

💔 Без дә
@tufan_teatr белән бергә Наил абыйның балаларының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Наил абыйның җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын 🙏🏼

#балтач #балтачрайоны #казан #татарстан #килиавылы #түбәнкама #түбәнкаматеатры #наилсәйфетдинов #соңгыюлгаозату #хезмәтгазетасы