Күздә яшь, йөрәктә сагыну... Дөрес, берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма үзеннән тыш башкаларга да яхшылык эшләргә омтылучы затлар яшәсеннәр иде, мәкерле үлем аларны читләп үтсен иде. Гомер дигәнең аеруча да кадерлегә әйләнде хәзер. Кеше бүген бар, иртәгә юк. Көн тудымы, үлем хәбәре ишетеп кенә торабыз. Февральнең җепшек бер көнендә районыбызга матурлык алып кайткан, күпләргә яхшы таныш Рәхилә апа Хуҗаеваны да җирләп куйдык. Рәхилә апа бар гомерен кешелекне матурлауга багышлады, кулы белән чәчләрне матурласа, күңеле белән җанны дәвалады. Итагатьлелеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге белән үзенә җәлеп итте, таләпчәнлеге дә аның яхшылыкка тиң иде. Чәч кисү өлкәсендә күпме осталарга киңәшләрен бирде, үз артыннан эз калдырды, җитезлеге, уңганлыгы, сөйкемлелеге белән үзенә тартты. Көчле авыруын да белгертмичә, суларга төшкәндәй генә китте дә барды. Аны югалтуны яраткан клиентлары бик авыр кичерде, статусларда, постларда «Орхидея» синнән башка моңсу», «яраткан кешеңне югалту бик авыр», «сеңлем ди
Нурлы йөзләр, нурлы карашлар... сагынырга гына калды💔
9 февраля 20229 фев 2022
30
2 мин