Укып карагыз әле, йолдызлар Сезгә бу атнада ниләр фаразлый икән... Кучкар (21.03 – 20.04) Бер дустыгыз үзегезгә нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек тоелыр. Бу исә, ачуыгызны китереп, аның белән араларны өзү турында уйланырга мәҗбүр итәр. Атна ахыры эшегезгә бәйле бик кирәкле яңалыклар алып килер. Үгезбозау (21.04 – 20.05) Уңышны «койрыгыннан» тотып алуның бер кыенлыгы булмаячак. Эш сөючән, сүзегездә нык торасыз бит сез. Шәхси тормышта берникадәр күңел сүрелү булып алса да, яхшыга гына бу! Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна башында көч-куәтегезнең чик-чамасы булмас. Иң мөһим эшләрегезне шул чорга планлаштырырга онытмагыз. Җомгага таба акча мәсьәләсе итәктән тарта башламагае. Сәбәбе – кирәкмәгәнгә чыгым тотуга ияләшеп бару бугай… Кысла (22.06 – 22.07) Эш урынында җитәкчегез хезмәтегезне бик яхшылап күреп, аңлап алыр. Озак көттермичә генә, эш хакыгызны әйбәт кенә күтәреп куяр ул. Шулай итеп, көтмәгәндә акча мәсьәләсе дә хәл ителер. Арыслан (23.07 – 23.08) Эштә кайберәүләр астыртын гына сезнең хезм