Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Фатиха сүрәсенә вәгазь

Коръәннең бердән-бер Фатиха сүрәсендә генә: “Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим” кәлимәсе аять булып килә. Бу аңлашыла да, чөнки мөселман кешесе һәрбер эшен, һәрбер гамәлен, һәрбер сүзен “Бисмиллаһ” белән башларга тиеш. “Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән эшебезне башлыйбыз”. Ягъни, без эш башлаганда Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеген, Аның рәхимлелеген өмет итәбез, башлаган эшебезнең уңышлы булуын телибез. Фатиха – гарәпчәдән “ачучы” дигән сүзне аңлата. Ягъни, Фатиха сүрәсе белән Коръән башланып, ачылып китә. Ә үз чиратында Фатиха сүрәсе Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән башланып китә, шуңа күрә: “Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим” “Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне”. Фатиха сүрәсендә аять булып килә. “Аллаһы” сүзе – Хак Тәгаләнең 99 исеменең берсе. Гарәп телендәге ике сүздән ясалган: Әл-Иләһ. Бу исем кешегә табыныр өчен бердән-бер тиңе булмаган Бөек Затны аңлата. Мәрхәмәтле һәм Рәхимле – шулай ук Аллаһы Тәгаләнең гүзәл исемнәре. Кемнәр өчен соң ул Мәрхәмәтле һәм Рәхимл
Источник: Яндекс картинки
Источник: Яндекс картинки

Коръәннең бердән-бер Фатиха сүрәсендә генә: “Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим” кәлимәсе аять булып килә. Бу аңлашыла да, чөнки мөселман кешесе һәрбер эшен, һәрбер гамәлен, һәрбер сүзен “Бисмиллаһ” белән башларга тиеш. “Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән эшебезне башлыйбыз”. Ягъни, без эш башлаганда Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеген, Аның рәхимлелеген өмет итәбез, башлаган эшебезнең уңышлы булуын телибез.

Фатиха – гарәпчәдән “ачучы” дигән сүзне аңлата. Ягъни, Фатиха сүрәсе белән Коръән башланып, ачылып китә. Ә үз чиратында Фатиха сүрәсе Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән башланып китә, шуңа күрә: “Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим” “Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне”. Фатиха сүрәсендә аять булып килә. “Аллаһы” сүзе – Хак Тәгаләнең 99 исеменең берсе. Гарәп телендәге ике сүздән ясалган: Әл-Иләһ. Бу исем кешегә табыныр өчен бердән-бер тиңе булмаган Бөек Затны аңлата. Мәрхәмәтле һәм Рәхимле – шулай ук Аллаһы Тәгаләнең гүзәл исемнәре. Кемнәр өчен соң ул Мәрхәмәтле һәм Рәхимле. Әйе, Ул – Аның барлыгын һәм берлеген танып, пәйгамбәрләрнең өйрәтүләре буенча гамәл кылып яшәүче мөселманнарга мәрхәмәтен һәм рәхимлеген тулысы белән күрсәтә. Ә кяферләр һәм нәфселәренә хуҗа булмаучылар бу дөньяда гына Аллаһының мәрхәмәтен һәм рәхимлеген күрәләр.

Фатиха сүрәсенең икенче аятен: “Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин”, дип укыйбыз, ягъни: “Галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһыга мактаулар булсын”, дибез.

Әйе, Аллаһы Тәгалә барча галәмнәрне юктан бар кылып кына калмады, Ул даими барча галәмнәрне – Кояшны, Айны, йолдызларны, барча күк җисемнәрен, шул исәптән Җирне һәм Җирдәге барлык тереклекне тәрбия кыла.

Нәрсә дигән сүз соң ул “тәрбия кылу”?

Тәрбия сүзе бик тирән мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгаләнең тәрбия кылуын өч төргә бүлеп карарга була.

1. Барча күк җисемнәренә, планеталарга, Җирнең Кояш тирәли тигез хәрәкәт итүен, Җир тирәли Айның билгеле бер канунга буйсынып әйләнеп йөрешен, Җирдәге даими бер интервалда җылылык булдырып, җан ияләренә суларга һава барлыкка китереп яшәү шартлары тудыру – Аллаһы Тәгаләнең тәрбиясе.

2. Җир өстендә яшәгән миллион төрле җан ияләрен ризыкландырып, тәмле сулар эчереп, тәрбия кылучы да Аллаһы Тәгалә.

3. Һәм, Аллаһының юлыннан язган кешеләргә Үзенең пәйгамбәрләрен җибәреп нәсихәт кылып, туры юлны күрсәтеп, шәригать кануннары иңдереп безнең холкыбызны тәрбияли.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “Сабырлык белән намаз укып, Аллаһыдан ярдәм сорагыз, бу эш Аллаһыга ышанганнар өчен кыен булмас”. (2. 45).

Аллаһы Тәгалә “Кайсыгыз көчле һәм усал башкаларны талап, рәнҗетеп яшәгез”, дими. Ә сабырлык белән Аллаһы Тәгаләне олылап Аңа сәҗдә итәргә, Аннан ярдәм сорарга куша. Шуның белән бездә сабырлык тәрбияли.

“Сездән әүвәлгеләргә фарыз ителгәне кебек, сезгә дә ураза фарыз ителде”. (2/183).

Аллаһы Тәгалә безнең нәфсебезне тыярга өйрәтер өчен уразаны фарыз кылды. Ураза тоткан кеше көн буе ач торганда ашыйсы килгән мизгелләрдә көн саен гомер буе ач-ялангач йөргән кешеләрне исенә төшереп, мохтаҗларга карата мәрхәмәтлеге, миһербанлыгы арта.

Мөхтәрәм кардәшләр!

Аллаһы Тәгаләнең барча галәмнәрне тәрбия кылуының тирән мәгънәсен карап үттек.

Без бит кешеләр – акыл ияләре. Аллаһы Тәгалә Җир йөзендәге тереклек арасында бердән-бер “Кеше” дигән җан иясенә генә шушы олы бүләк – Акыл нигъмәтен биргән. Димәк, без Аллаһы Тәгаләнең тәрбиясен кабул кылып, Ул өйрәткәнчә яшәргә һәм үзебезнең балаларыбызны, оныкларыбызны Хак Тәгалә боерганча тәрбия кылырга тиешбез. Әйе, “Тәрбия” сүзенең тирән мәгънәсен хәтерләгән хәлдә балаларыбызны тәрбия кылып үстерергә, җәмгыятькә файдалы, Аллаһыны олылаучы кеше итеп тәрбияләргә тиешбез.

Кызганыч, без күп очракта “тәрбия” сүзен тулысы белән аңламыйча, бары тик балаларның теләкләрен үтәп, нәрсә сорасалар шуны алып бирер өчен көн-төн чабабыз. Ата-аналарга карата мәрхәмәтлек һәм миһербанлык, кешеләргә карата хөрмәт һәм Аллаһыга итәгать итәргә өйрәтеп тәрбия кылуны онытабыз. Нәтиҗәдә, рәшәткәле тәрәзәләр һәм тимер ишекле фатирларда урамга чыгарга куркып ятабыз.

Фатиха сүрәсен укуыбызны дәвам итеп: ”Әр рахмәнир рахим”, дибез. Ягъни: “Мәрхәмәтлегә, рәхимлегә”рәхмәтләребезне һәм мактауларыбызны әйтәбез. Башта: “Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы исеме белән” сүрәне башлаган булсак, инде килеп: “Галәмнәрне тәрбия кылучы Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһыга мактаулар” әйтәбез.

Тагы да дәвам итеп: “Мәлики йәүмитдин”, дибез. Ягъни “Җәза көненең Патшасы”, дибез. Әйе, Аллаһы Хак Тәгалә Мәрхәмәтле һәм Рәхимле дә һәм шул ук вакытта Ул ахирәт көненең патшасы да. Әгәр Ул – Патша икән, димәк Ул – җәннәт бакчалары белән бүләкли дә, җәһәннәм уты белән җәзалый да ала.

Әйе, тискәре һәм тыңламаган, закон бозучыларны, Патшаны олылый белмәүчеләрне, Патшаның сүзен аяк астына салучыларны Патша һәрвакыт хөкемгә тарта һәм җәзасын бирә.

Әйе, тәкәбберлек күрсәткән кеше ахирәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең хакыйкатен күрәчәкләр. Әмма, дөньяда вакытта Аллаһының мәрхәмәтен һәм рәхмәтен алып бетереп, ахирәттә Аллаһының мәрхәмәтеннән дә, рәхимлегеннән дә, рәхмәтеннән дә коры калган була. Чөнки ул Аллаһыны мактаудан, Аңа итәгать итүдән баш тартты.

Ә Хак Тәгаләне олылаган һәм мактаган кеше Фатиха сүрәсендә әйтелгәнчә: “Ийәкә нәгъбуду вә ийәкә нәстагыйн”,дип әйтә, ягъни: “Бары тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз”.

Әйе, мөхтәрәм җәмәгать!

Безне юктан бар итеп тәрбия кылучы, ризыкландыручы - Аллаһы Тәгалә икән, кемнән тагын ярдәм сорарга тиешбез соң? Әлбәттә, бары тик Аллаһы Тәгаләдән. Әлбәттә инде, гыйбадәт кылмыйча гына, ярдәм сорый алмыйбыз. Чөнки, Аллаһы икенче бер аятьтә: “Мин җеннәрне дә, кешеләрне дә бары тик Миңа гыйбадәт итсеннәр дип яралттым”. (51.56).

Димәк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә телибез, Аның ярдәмен өмет итәбез икән, Аңа гына гыйбадәт кылырга тиешбез.

Гыйбадәт кылабыз икән, без Аллаһыдан: “Иһдинас сыратал мустакыйм, Сыйратал ләзинә әнгамтә гәләйһим гайрил мәгъдуби гәләйһим вә ләддаллиин”, дибез. Ягъни: “Безне туры юлыңа күндер, юлдан язганнар һәм нәфрәтеңә дучар булганнар юлына төшермә!”

Әйе, Аллаһының туры юлы – ул ахирәт көнендә җәннәткә илтә торган юл. Кеше адаша икән, ул туры юлдан язган була, ягъни Җәннәткә илтә торган юлын югалткан була, димәк аны башка юллар Җәһәннәмгә алып чыгачаклар.

Туры юл – ул Пәйгамбәрләр юлы. Аллаһының ахырзаман пәйгамбәре – Мөхәммәд (с.г.в.). Димәк, әгәр без Аллаһының арканы – Коръәнгә ябышып, Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшибез икән, без Җәннәткә илтә торган юлдан барабыз дигән сүз. Туры юлдан тайпылмыйк, мөхтәрәм газиз кардәшләр.

Рәсим ХӘБИБУЛЛА.