«Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов 2021 елның игенчелек өчен иң авыр елларның берсе булуын ассызыклап үтте. Шул ук вакытта үзләреннән җибәрелгән кимчелекләрне дә атап үтте.
Терлекчелек тармагы буенча нәтиҗә ясаганда, ит җитештерүдә тагын да ныграк эшләргә кирәклеген, сөтне арттыруда кулланып булган барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәклеген, гомумән, терлекчелеккә игътибар арттыруны максат итеп куйды. Терлекчелектә эзлекле эшләү мәслихәт булуын җиткерде.
Механизация өлкәсендә булган проблемаларны да атап китте җитәкче. Техниканың искерүен дә таныды һәм киләчәктә машина-трактор паркын яңарту буенча максатчан эшли башларга кирәк, диде.
Сүзен тәмамлап, җитәкче коллективны яшәртү буенча эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Зәлия Фәйзрахманова ; фоторепортаж сылтама буенча