📊 «Яңа тормыш» җәмгыятенең отчет җыелышында белгечләр чыгышын тыңлаганнан соң, җыелыш үзләрен тәнкыйтьләүгә корылган кебек тоелды.
Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен бердәм булып эшләргә кирәклеген аңлый алар һәм эшчеләрне дә шулай ук эшләргә дәшә. Ә биредә хезмәт сөючән һәм үз эшләрен намус белән башкаручылар эшли. Димәк, алларына куйган максат-бурычлар да үтәлер дип ышанам.
Җыелышка йомгак ясап, район башлыгы Рамил Нотфуллин кимендә 6 мең тонна сөт саварга кирәк дигән бурыч куйды хуҗалык алдына. 2021 елда башкарган хезмәтләренә рәхмәт әйтеп, алдынгыларны бүләкләп, 2022 елның уңышлы килүен теләде.
Зәлия Фәйзрахманова ; фоторепортаж сылтама буенча