Шөгыль Соңгы елларда Балтач районында, Йөгерек Танып елгасында балык кармаклау кебек матур шөгыльне үз иткән хатын-кызлар саны арта. Иске Балтач авылында яшәүче Эльмира Исмәгыйлованы тәҗрибәле балыкчы ханым буларак беләләр. Җәен дә, кышын да ял вакытларында Йөгерек Танып елгасы буенда балык кармаклый ул. Үз техникасы булган ханым, бу шөгыльнең серләрен күптән үз иткән. Узган җәйдә эре – эре корбан балыкларын ярга чыгаруда янәшәдәге ир-егет балыкчылар ярдәме дә кирәк булганына шәхсән үзем шаһитмын. Нәрсә этәргеч биргән, ни өчен нәкъ шушы шөгыльне үз иткән соң Эльмира Фаил кызы? —Язмыш кушуы буенчадырмы, вакыты җиткәндерме, белмим, моннан берничә ел элек Балтачта Мәскәүдән кунакка кайткан профессор ханым белән бер табын артында утырырга, якыннан танышырга туры килде. Табибә ул. Безнең як табигатенә хәйран булуын белдерде. “Стресслар чорында яшибез. Стресслардан арынуның иң яхшы ысулы — сулыклар буенда балык кармаклау, культуралы ял итү. Сез шул тикле бәхетле кешеләр!” — диде миңа. Гали
Танып буенда балык кармаклый балыкчы ханым Эльмира Исмәгыйлова
2 февраля 20222 фев 2022
21
1 мин