Җомга намазын төрле мәчетләрдә укырга туры килә һәм вәгазьләрдә бер нәрсә күзгә ташлана (соңгы 4-5 елда): ни өчендер имамнар мөселманнарны тәнкыйтьли. Иң күп әйтелгән тәнкыйть сүзе хатынны кыйнау темасына. Хатын-кызларыбыз имамнар янына килеп (йә интернет аркылы язып) “ирем кыйный” дип зарлана икән. Бер мәчет имамы хәтта: “безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы диярлек ирләреннән кыйный дип зарланучы хатыннар”, - диде. Туганнарның, хезмәттәшләрнең, күршеләрнең, гомумән, таныш-белешнең гаиләләрен күз алдыннан үткәреп чыгам, берәүнең дә ирем кыйный дип зарланганы юк. Кайбер мөслимәләрдән танышларыгыз арасында “Биш вакыт намаз укучы ире хатынын кыйнап яшәгән берәр гаиләне беләсезме?” – дип сорыйм. “Юк”, - диләр. Монда сүз гаиләдәге низаг турында бармый, нәкъ менә кыйнап яшәү (!) хакында бара. Дөнья булгач, бәлки “искәрмә”ләр бардыр. Инкарь итеп булмый. Максат та андый гаиләләр юк дип исбатлау түгел. Сәбәп башкада. Хәзер гаилә институтын җимерү бара. Дөньякүләм. Бер яктан салават күпере төслә