Найти тему
ХӘРЕФ

Алтынч[ae]ч

Гыйнварның соңгы көннәрендә Кариев театрында Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың «Алтынч[ae]ч» спектакле беренче тапкыр куелды.

Шимбәдән бирле премьера хакында кабат-кабат кире кайтып уйланып йөрим. Төрле фикерләрне ишетәм, күрәм, укыйм. Бүген Миләүшә Хәбетдинованың да әйбәт кенә рецензиясе чыкты. Аның реакциясе нинди булыр дип баш ваткан идем: ул күтәргән проблемаларны спектакль дә күтәрә бит. Нинди дә булса саллы тәнкыйть белән спектакльгә бәйләнеп булмый, тегеннән тотам, моннан эләктерәм дигәндә ул шома гына шуып китә, койрыгын тоталмыйсың.

Бәлки, бу даһилектер. Бәлки, гадилектер.

Хулиганлык, сюр, абсурд, минем колакка ятып бетмәгән музыка, кычкырып торган «Беттек!», «Исключили!», «моветон» сүзләре, демагогларның чыгышлары — боларның барысы аркылы бүгенгенең тарихы теркәлә. Тәнкыйтькә, усал көлүгә дучар ителгән күренешләрнең прототипларын барлый башласаң, буталып бетәсең: бу кадәр кыюлыкны кайдан тапканнардыр?!

Карго культы белән мавыгу безнең мәгарифтә дә, мәдәнияттә дә, аерым алганда, хәзерге театр белән музыкада да, башка даирәләрдә дә күзәтелә. Спектакль барышында хәтта үзем дә кызарып куйдым (хәер, мин ул яктан бик тәэсирле кеше), үзем дә шул хаталарны кылмыйм микән дигән уй әле һаман да миемне бораулый.

Миңа бик ошаган идеяләрнең берсе: куркуның чыгу юлы булмаган цикл, боҗра булып буыннан-буынга күчүе. Мин үземдә ул куркуны (иректән, хөрлектән, кеше сүзеннән һ.б.) бик яхшы тоемлыйм һәм аңлыйм; минем нәсел дәвам итсә, аның миннән мирас булып күчәчәген дә беләм; ул куркудан азат яки азат булып кыланган кешеләрне өнәмәвемне дә сизәм.

Театрдан ул көнне бушанып кайтмадым. Тирән уйга батып кайттым, һәм бу уйланулар әле дәвам итәчәктер. Бер нәрсәдә янә инандым: «олуг максудлар» хакына кыла торган гамәлләребезнең һәм «корбан»нарыбызның асла мәгънәсе, мөгаен юктыр да. Әмма кайберәүләр, шул исәптән мин дә, коточкыч бушлыкны шул олуг сыман мәгънәләр белән генә тутыра аладыр. Хәер, монысы инде башка әсәрдән.

Луиза, Резеда, бүгенгенең тарихын теркәгән һәм кыю булган өчен рәхмәт! Абсурд — уен эш түгел, аны тудыра алыр өчен гаять белемле һәм тирән фикерле булырга кирәк. Менә бу сыйфатларыгыз өчен дә, «Сәйдәш. Йокысызлык» аша дөньяга күземне ачканыгыз өчен дә аеруча яратам сезне!