Балачак истәлекләре Без җиденче класста укыган ел. Класстагы дүрт малай кышкы айларда нарат күркәсе җыеп, аны урманчы Кавый абыйга тапшырып “Ракета” дигән кул сәгатьләре алдылар. Башта Илшат такты сәгатьне. Әтисе Балтачтан алып кайтып биргән. Ике атнадан — Илфат "Ракета"лы булды, ике көннән Илшатның әтисе Нәфис абый Радисны сәгатьле итте. Илгизгә әтисе Бөре шәһәреннән алып кайткан шундый ук кул сәгатен. Равил абый колхозның ягулык-майлау матераиллары ташуга махсуслашкан автомашинасын хезмәтләндерә. Көн саен Бөрегә йөри. Күрсәгез сез кулларына күн каешлы сәгать тагып мәктәпкә килгән малайларның шатлыгын! Алар бер көн, юк, бер атна эчендә егет булдылар да куйдылар! Дәрестә утырганда без, классташ ике кыз, Эльмира белән мин, ялгышып кына Илшат, я Илфат ягына карап алсак, шундук җиңнәрен күтәреп сул кулларының беләзегенә тагылган сәгатьләрен ачып куялар. Тәнәфестә дә җиңнәрен сызганып йөриләр. Башкалар да күрсен сәгатьләрен! Аларда гына бар бит әле андый сәгать! Хакы да егерме тугыз сум