Поликлиникада гадәти эш көне иде. Гөлзәйнәп белән Азат яше яңа тулган улларын балалар табибына күрсәтергә килделәр. Шөкер, уллары сау-сәламәт аларның, инде тәпи йөри башлады. Икесе дә Йосыфны — көтеп алган улларын сөеп туймыйлар. Малай үзе дә бик сөйкемле, гел үзенә генә каратып тора торган терчә һәм назлы, иркәләгәнне-сөйгәнне бик ярата. Хәер, балаларның кайсы үзенә игътибар итүләрен теләми дә, кайсы сөйдерми инде аларның. Табип та баланы бик мактады, үсеше яшенә туры килә, диде. Килмичә соң, бала ут борчасы кебек, бертуктамый тегендә-монда чаба, адымнары көннән-көн ныгый. Күрми калсаң, әллә кайларга кереп китә. Әти белән әни, сөенечләрен тышка чыгарып, йөзләрен балкытып, улларын киендерделәр дә машинага юнәлделәр. Машина кую урыны янында Азат яшь бер иргә игътибар итте. Йөзе борчулы бу кешене поликлинка коридорында күргән иде инде ул. Хатынын гинекологка алып килүен дә шәйләп калган иде. Парның мөселманнар булуы да күзгә ташланды: хатыны хиҗаптан, ире сакаллы. Гөлзәйнәп Йосыф белән м