Гаҗәп хәлләр булып ята Татарстанда! Мөфтиләр ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгында баш булу өчен тарткалашып ятканда, татар түрәләре бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк әзерләп куйган. Шушы олуг юбилей “хөрмәтенә”, Татарстанның һәр авылында аракы кибете ачылырга тиеш икән! “Татарстанның вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән”, дип яза “Азатлык” радиосы сайты. Эш харап икән бит – узган ел Татарстанда аракы сату нык кимегән, “Татспиртпром”ныкын бөтенләй аз алалар икән. Түрәләрнең әйтүе буенча, моңа авыллар гаепле икән, кибетләре азайган, ди. Шуннан чыгып, Татарстан түрәләре “зур булмаган авылларда республика аракысын сату өчен махсус кибетләр ачылачак”, дигән карарга киләләр. Ягъни, хәтта кечкенә авылларда да махсус кибетләр ачып, Татарстан аракысын лыкынганчы сатачаклар икән... Бу нәрсә бу?! Нинди мәгънәсезлек һәм корткычлык бу?! Халык аз эчә башл